Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безне сәнгать берләштерә

Татарстанда Башкортстан мәдәнияте атналыгы кысаларында М.Җәлил исемендәге мәдәният йортында шимбә көнне булып узган Туймазы артистлары концерты Баулы тамашачысында кабатланмас тәэсирләр калдырды.

Туймазы муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы, Башкортстан Республикасының атказанган артисты Фәндил Мөхәммәтдиновның сүзләре буенча, Баулыда алар соңгы тапкыр җиде ел чамасы элек концерт куйганнар. Бу юлы концертта төрле милләттәге һәм жанрлардагы 115 профессиональ һәм үзешчән артист катнашкан.
- 2011 ел Башкортстанда Милләтара татулыкны ныгыту елы дип игълан ителде, чөнки безнең республика, илебез кебек үк, күп милләтле. Туймазы районында гына да 61 милләт кешесе, шул исәптән татарлар да яши. Апрельдән башлап, без милли мәдәниятләр көннәре үткәрәбез. Ә ноябрь аенда зур йомгаклау чарасы оештырылачак. Без киләчәктә шәһәрләребез һәм районнарыбыз арасында мәдәни элемтәләр тагын да ныгыр дип өметләнәбез, - диде Фәндил Аксанович.


Туймазы районы башлыгы урынбасары Сергей Подоприхин, район башлыгы Рәшит Хәйруллин исеменнән сәламләү һәм тәбрикләү сүзләрен тапшырганнан соң, Баулы артистларын җавап концерты белән үзләренә килергә чакырды, Туймазы җире турында китаплар һәм башкортларның горурлыгы булган бал һәм кымыз тапшырды. Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Хәмидуллин якынлашып килүче Өлкәннәр көне уңаеннан балны Кырымсарайдагы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортка бүләк итү турында тәкъдим белән чыкты һәм, үз чиратында, туймазылыларга Баулы язучыларының һәм шагыйрьләренең китапларын, безнең як турында җырлар яздырылган дисклар тапшырды.


Төрле телләрдәге җырларны тыңлап, төрле халыклар биюләрен караганнан соң, тамашачылар, сәхнә түрендә тантана иткән мондый дуслык барында барлык кешеләр дә дус-тату яшәргә тиеш, дигән уй белән таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев