Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы фронтовигы үткәннәре белән горурлана

Иртәгә совет гаскәрләренең Ленинград шәһәрен немец илбасарлары камалышыннан тулысынча азат итүләренә 70 ел тула (1944 ел). Баулы районында әлеге фаҗиганең шаһитларын һәм анда катнашучыларны инде бармак белән генә санарлык. Ул коточкыч көннәр Ленинград камалышын өзүдә катнашкан Исмәгыйль Садрисламовка бүгенгәчә тынгы бирми.

Язмыш аны яшьли сыный

1921 ел. Башкортстанның Янаул районы, кечкенә генә Туртик авылы. Садрисламовлар гаиләсендә тагын бер сөенеч: алтынчы балалары - малай дөньяга килә. Аңа Исмәгыйль дип исем бирәләр.

Якты дөньядан иртә киткән әтисен бөтенләй хәтерләмәүче гади авыл малаеның тормыш юлы әнә шулай башлана. Малай әнисен дә бик иртә югалта - ул чакта аңа 13 яшь кенә була. Ачлыктан интегәләр, ләкин җан асрау өчен көч табалар. Исмәгыйльне, яше җитмәгәнгә күрә, колхозга эшкә алмыйлар. Ләкин әти-әнисен алыш-тырган өлкән абыйларына һәм апасына аеруча авырга туры килә. Язмыш малайны кечкенәдән үк зур сынауларга дучар итсә дә, аның ихтыяр көче, холкы ныгый гына бара.

Нишләттең син безне, сугыш!

1941 елның 4 июнендә Исмәгыйль Садрисламовны армия хезмәтенә алалар. Башта Түбән Тагилга, аннан соң Свердловск шәһәренә китерәләр, берездан поездда Ленинградка озаталар.

- Әлегедәй хәтеремдә, 1941 елның 17 июнендә Ленинград өлкәсенең Тихвин шәһәренә килеп җиттек. Мин төзелеш гаскәрләренә эләктем. Дөнья күрмәгән авыл малайлары нәрсә белә соң ул чакта? Корал да тотканыбыз булмады. Мине 21 июньдә постка дежурга куйдылар, ә 22сендә иртән, полк командиры кереп, немецларның безгә сугыш ачулары хакында җиткерде. Моның нәрсә икәнлеген без соңрак үз җилкәбездә татыдык, - ди ветеран. - Окоплар, траншеялар казый башладык, аэродром төзелешенә керештек. Җәяүләп йөзләрчә километр юл узарга туры килде. Кемнәрнеңдер аяк һәм өс киемнәре бар, кайберәүләрнең бөтенләй юк. Аяклар кырылып, канап бетә иде. Ә фашист һөҗүм итә калса? Корал да - барыбызга өч винтовка. Түздек, ул заман кешеләрендә чыдамлык бар иде, әлегәчә үз Ватаныбызның патриотлары булып калдык.

Зенитчы Садрисламов

- Ладога күле аша кичә башладык, артыбызда - машиналар, пушкалар. Күктән дошман туктаусыз бомба ташлый. Күпме кеше һәлак булды, күпмесе су астына китте. Артка әйләнеп карыйсың - һәркайда мәетләр. Ладога күле яры буенча "коридор" төзелде, озак вакыт Ленинградны буып торган фашист чолганышы, ниһаять, өзелде. Бу көнне һәркем түземсезлек белән көтте, иң мөһиме - аның килүенә барысы да ышандылар. Чолганыш өзелгәннең беренче көнендә безнең расчёт дошман самолётын бәреп төшерде. Моның өчен миңа һәм командирыма Кызыл Йолдыз ордены бирделәр, - дип искә ала Исмәгыйль абый.

Тормыш итү - уен эш түгел

Исмәгыйль Садрисламов 1946 елда демобилизацияләнә. Сугыш тәмамлана, тормыш дәвам итә.

- Мин үз гомеремдә ачлыкны күп күрдем, шуңа күрә икмәкле якларга - Урта Азиягә, Дүшәмбе шәһәренә юл тоттым. Анда мин тимер юлда йөк төяүче булып эшләдем. Ләкин күңел һәрчак туган якка тартты, - дип сөйли фронтовик.

1948 елда ул Башкорт-станга, Октябрьский шәһәренә әйләнеп кайта. Янәшәдәге кечкенә генә Баулы бистәсендә бораулау эшләре идарәсенә верховой булып урнаша. Шулай итеп, байтак гомерен скважиналар бораулауга багышлый. 1955 елда аны сак бүлегенең "хатын-кызлар батальоны" бригадиры (ул чакта анда, нигездә, хатын-кызлар эшли) итеп билгелиләр. Ә 1975 елда ул "Баулынефть" идарәсенең скважиналарны капиталь ремонтлау цехына эшкә урнаша.

- 1990 елдан лаеклы ялга чыктым. Язмышымның шундый булуына беркайчан да үкенмәдем. Мин бәхетле кеше, сугыш елларын уздым, ачлык-ялангычлыкны, үлемне күрдем. Гомеремнең ул мизгелләре аша исән-сау уздым, ләкин сынмадым, сыгылмадым. Минем гаиләм, ике балам, оныкларым, оныкчыкларым бар, аларга сөйләр сүзләрем җитәрлек. Мин газаплы 900 көнлек Ленинград камалышын кичергән кешеләрне үз оныкларыма мисал итеп сөйлим. Иң мөһиме, яшьләр, тормышта барысы да җиңел генә бирелә, дип уйламасыннар һәм үз ватаннарының лаеклы гражданнары булып үссенәр иде, - ди сугыш ветеран.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев