Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы егетләре роза үстерү серләре белән уртаклашты

Васькино-Туйралыда яшәүче Альберт һәм Альфред Мөхәммәтовлар, 2018 елдан башлап, төрле сорттагы розалар үстерә. Безнең климат өчен кайсы сортлар аеруча чыдам, чәчәкләр “патшабикәсе”н ничек карап үстерергә – боларның барысы турында да алар бик теләп сөйләделәр.

Эшмәкәрләрнең авылга кергән юл өстендә генә урнашкан җирләрендә бүгенге көндә 18 төрле сортлы роза үсеп утыра. “Анжелика”, “Моника”, “Фёрст леди”, “Тигр”, “Утопия” һәм башка бик күп төрле сорттагы, төрле төстәге розалар күз явын алып утыралар. Ул розаларның атамаларын санап бетерә торган түгел.

Егетләр, нигездә, чәй гибридлы розалар, туфрак каплап үсүче розаларны үстерәләр. Алар безнең җирлек климатына чыдамрак санала.

Егетләр сүзләренчә, розаларга суны көн дә сибәргә кирәк, эссе җәйдә бигрәк тә.  Моны кичен яисә иртән кояш чыкканчы эшләү зарур.

Чәчәк атып беткәне урынына яңалары чыга, тик моның өчен аларны дөрес итеп кисү зарур. Дөрес итеп кисү чәчәкне яңарту өчен кирәк.

Җәй көне роза чәчәгендә үлән бете барлыкка килергә мөмкин, ул чәчәкне һәлак итәргә, розаның тышкы кыяфәтенә зарар салырга мөмкин.

Егетләр кышкылыкка розаларны җир белән күмеп, кар яугач, өсләренә калын кар катламы салырга киңәш итәләр. Шулай иткәндә розалар яхшы кышлый.

Мөхәммәтовлар розалар гына түгел, башка үсемлекләр дә үстерә. Мәсәлән, зелпе, барбарис, ясмин, спирея, Әстерхан чикләвеге, сакура, гортензия – барысы да күз явын алырлык.

Егетләрнең киләчәккә планнары зурдан. Аларның төрледән-төрле чәчәк тулы бакчалары елдан-ел зурайсын, хуҗаларын матур һәм купшы чәчәкләре белән сөендереп торсын.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев