Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пенсияләрне уртак финанслау: күләмнең әһәмияте зур

Пенсияне дәүләт финанславы программасында катнашу өчен гаризалар бирү срогы тәмамланырга санаулы көннәр калып бара. Баулы һәм Ютазы районнары буенча Пенсия фонды идарәсе начальнигы Станислав Тимофеев белән шул хакта әңгәмә алып бардык.

- Станислав Николаевич, әлеге программага кергән гражданнарны нинди перспектива көтә?
- Беренчедән, россиялеләргә дәүләт финанславы программасына кушылу өчен 2013 елның 1 октябренә кадәр вакытлары булуын искә төшереп үтәм. Ә перспектива мәсьәләсенә килгәндә, бу - дәүләт акчалары исәбенә үзеңнең булачак пенсияңне арттыруның уникаль мөмкинлеге. Булачак пенсиягезнең тупланма өлешенә елына 2 мең сумнан 12 мең сумга кадәр ирекле иминият взнослары кертсәгез, алдагы 10 ел дәвамында аны дәүләт финанслый. Мәсәлән, әгәр дә сез ай саен берәр мең сум акча күчерсәгез, елына 12 мең сум акча тупланачак. Ел ахырында дәүләт тә шулкадәр өстәячәк.
- Баулылылар бу программада катнашалармы? Үз табышларын алучылар бармы?
- Бүгенге көндә программада Баулы районыннан 1 меңнән артыграк кеше катнаша. Алар барысы бергә үзләренең булачак пенсияләре өчен 6,3 миллион сум акча күчерделәр. Әлеге программада катнашучыларның кертемнәрен 2009-2012 еллар өчен дәүләт тулысынча финанслады. Әлеге акчалар пенсия билгеләргә мөрәҗәгать иткән катнашучыларга узган елның июль аеннан түләнә башлады.
- Әлеге программада катнашу өчен гариза нинди срокларда карала һәм программага быел кергән кешеләргә беренче кертемне кайчан ясау сорала?
- Гариза ун эш көне эчендә карала, шуңа күрә аны иртәрәк тапшырырга кирәк. Программа буенча беренче кертем 2013 елның 1 октябренә кадәр кертелергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев