Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Наркотикларсыз тормыш” айлыгы бара

16 сентябрьдән 16 октябрьгә кадәр күп кенә чаралар үткәрү планлаштырылган. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, әлеге айлык республикада беренче тапкыр үткәрелә. Аны Татарстан прокуратурасы республиканың наркоконтроль идарәсе белән берлектә республика территориясендә наркотиклар белән бәйле хәлне яхшырту максатыннан оештыра. Республика прокуроры урынбасары Фәрит Заһидуллин әйтүенчә, ай дәвамында байтак чаралар уздыру каралган....

16 сентябрьдән 16 октябрьгә кадәр күп кенә чаралар үткәрү планлаштырылган.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, әлеге айлык республикада беренче тапкыр үткәрелә. Аны Татарстан прокуратурасы республиканың наркоконтроль идарәсе белән берлектә республика территориясендә наркотиклар белән бәйле хәлне яхшырту максатыннан оештыра.

Республика прокуроры урынбасары Фәрит Заһидуллин әйтүенчә, ай дәвамында байтак чаралар уздыру каралган. Аерым алганда, наркотиклар куллану һәм таратуны пропагандалаучы сайтларны бетерү буенча чаралар дәвам итәчәк. Шулай ук психотроп матдәләр әйләнеше белән бәйле эшчәнлек алып баручы юридик затларны һәм даруханәләрне тикшерү эшен көчәйтәчәкләр. Моннан тыш, наркотикларга каршы айлык кысаларында психоактив матдәләрне сатуны рекламалаучы язуларны (шәһәр биналары һәм корылмалары фасадларындагы) бетерү буенча масштаблы эш алып барылачак. Уку йортларында бу чорда "Белергә хокукым бар!" исемле интернет-дәресләр сериясе, тематик кичәләр, наркотикларга каршы дәресләр узачак.

Укучылар, студентлар һәм армиягә чакырылучылар арасында наркотиклар һәм психотроп матдәләр куллану-кулланмауга профилактик тикшерү уздырачаклар.

Шулай ук күп кенә спорт чаралары да күздә тотыла.

Айлык кысаларында оператив-тикшерү һәм профилактик чаралар да булачак. РФ Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе начальнигы Фаяз Шабаев сүзләренә караганда, ул чаралар республикага наркотиклар керү каналларын, наркопритоннарны, наркотиклар куллану фактларын ачыклауга, шулай ук ял урыннарында наркотиклар әйләнешен бетерүгә юнәлтеләчәк.

Айлык барышында дүрт ведомствоның кайнар линия телефоннары эшлиячәк: ТР прокуратурасы - (843) 291-19-25, ТР буенча наркоконтроль идарәсе - (843) 273-43-45, ТР Эчке эшләр министрлыгы - 052, Республика наркодиспансеры - (843) 272-35-43.

- Гражданнардан нинди дә булса тәкъдимнәр һәм кисәтүләр керсә, алар каралачак, игътибарга алыначак, - дип өстәде Фәрит Заһидуллин.

Сүз уңаеннан, официаль мәгълүматлар буенча, республикада наркотик кулланучы 17 мең кеше наркологик исәптә тора. Аларның бер өлеше, героин дефициты һәм аңа бәя арту белән бәйле рәвештә, психоактив матдәләрнең башка төрләрен куллана башлаганнар. Соңгы 3 ай эчендә генә дә героин кулланучыларның 70 проценты алкоголь һәм төрле синтетик матдәләр кушылмасына күчкән. Республикада барлык алынган наркотиклар санының яртысы диярлек - Европадан һәм Кытайдан контрабанда юлы белән кергән яңа төр наркотиклар.

Прокуратура, наркоконтролъ һәм башка хокук саклау органнарының бердәм эшчәнлеге нәтиҗәсендә Татарстанда соңгы ике ел эчендә барлыгы 1,5 тонна наркотик алынган, шул исәптән 230 килограммнан артыгы - героин. Россиягә наркотиклар кертүче эре каналлар ябылган. Болар Татарстанда наркоавырулар санының елына нибары 1-2 процентка гына артуына китергән. Шулай ук наркотикларны артык күп кулланганнан үлүчеләр саны да сизелерлек кимегән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев