Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Транспорт белән айнык булмаган хәлдә идарә итүчеләр турында эш бирүчеләргә хәбәр итәчәкләр

Баулыда атна саен юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр административ җаваплылыкка тартыла.

2022 елның 2 маеннан 9 маена кадәрге чорда җаваплылыкка 89 машина йөртүче һәм җәяүле тартылган. Алар арасында айнык булмаган хәлдә руль артына утырган дүрт гражданин да бар.

Баулы районы администрациясе башлыгы Ильяс Гөзәеров җитәкчеләрнең эшчеләренә инструктаж үткәрүләрен сорады. Аның сүзләренчә, соңгы арада айнык булмаган хәлдә руль артына утырган машина йөртүчеләр аркасында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләре ешайган. Район администрациясе башлыгы билгеләп үткәнчә, һәр очракны җентекләп тикшерергә кирәк. Айнык булмаган хәлдә транспорт белән идарә итүчеләрне ачыклаган очракта, аларның җитәкчеләре белән дә сөйләшәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев