Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Йорт хайваннарына прививка ясала

Ветеринария табиблары район авылларында йогышлы авыруларга каршы язгы профилактик чаралар уздыруга кереште.

Себер түләмәсе һәм эмкарга каршы прививкаларны мөгезле эре терлек, сарык һәм атларга ясаячаклар. Вакцинацияләү Шалты, Хәнсевәр, Яңа Чүте авылларында башланды инде.
Язгы ташу суы юдыру куркынычы булган чорда дәүләт ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре үләт базларын даими тикшерәләр. Сүз уңаеннан, бүген район территориясендә 16 ябык һәм 22 гамәлдәге үләт базы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев