Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яз игенче уянганны көтмәячәк

Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре алдында торган төп бурыч - язгы кыр эшләрендә кулланыласы техниканы ремонтлауны тизрәк төгәлләү. Ләкин кайбер хуҗалыкларда бу эшне башламаганнар да әле.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, "Николашкино", "Берлек" җәмгыятьләрендә, "Исламгалиевлар", "Хаҗиев" крестьян-фермерлык хуҗалыкларында һәм "Колос" кооперативында, электән килгән традиция буенча, техника ремонтлау эше белән планлы рәвештә кыш буена шөгыльләнәләр. Ул хуҗалыкларда механизаторларга уңайлы эш шартлары тудырылган - гаражлар җылытыла. Гадәттә бу хуҗалыклар кыр эшләрен тулы әзерлек белән каршылыйлар, язның елны туйдыра торган көннәренең сәгатен дә запас частьлар эзләүгә, чираттан тыш ремонт эшләренә сарыф итмиләр.
Узган чәршәмбе көнне авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, хуҗалыкларның техника әзерләү эшен ничек оештыруларын тикшерү өчен, рейдка чыктылар һәм үзләре белән безне дә алдылар. Чынлап та, бер хуҗалыкта без барлык техниканың төзекләндереп, әзерлек сызыгына куелганлыгын күрсәк, икенчесендә капма-каршы картинага тап булдык - барлык тагылма агрегатлар көзен кайтарып куйган килеш кар астында ята.
Халык сынымышлары һәм авыл хуҗалыгы галимнәре фаразлавы буенча, быел яз гадәттәгедән күпкә иртә килергә мөмкин. Җир туң булу сәбәпле, булган кадәр кар сулары да җиргә сеңмичә, бик тиз агып китәчәк диләр. Шуңа күрә, бүгенге көндә техника ремонтлауга җитди игътибар бирмәүче хуҗалыклар чәчү башланыр чакка эшләрен төгәлли алмаячак дип борчылырга җирлек бар. Аеруча "Урал", "Хәнсевәр", "Поповка" җәмгыятьләрендәге һәм вак фермерлык хуҗалыкларындагы хәл борчый авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләрен. "Берёзовские зори" җәмгыятенә дә, соңга калмас өчен, эш темпларын арттыру таләп ителә. Алай эшләмәгәндә, халык мәкале кушканча, язын сазга чәчә алмаячаклар. Ә коры буразнага төшкән бөртектән әллә ни күп уңыш көтеп булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев