Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яңалыклар

Экология нормалары үтәлә Әйләнә-тирә мохитне саклау - "Татнефть-ТрансСервисБавлы" җәмгыяте эшендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Предприятие транспортның 95 процентын диярлек бензиннан газ ягулыгына күчерде, бу әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны киметте. Предприятие территориясендә урнашкан автоюгыч дүрт баскычлы чистарту корылмасы һәм яңгыр сулары канализациясе белән җиһазландырылган, шуңа хәзер транспорт чараларын юган суны кабат файдаланырга...

Экология нормалары үтәлә

Әйләнә-тирә мохитне саклау - "Татнефть-ТрансСервисБавлы" җәмгыяте эшендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе.
Предприятие транспортның 95 процентын диярлек бензиннан газ ягулыгына күчерде, бу әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны киметте.
Предприятие территориясендә урнашкан автоюгыч дүрт баскычлы чистарту корылмасы һәм яңгыр сулары канализациясе белән җиһазландырылган, шуңа хәзер транспорт чараларын юган суны кабат файдаланырга була. Эшкәртелгән калдыклар квартал саен утильләштерү һәм кабат эшкәртү өчен тапшырыла. Җәмгыять үз территориясен, шулай ук беркетелгән участокларны яшелләндерү белән шөгыльләнә, район урманнарын чистартуда актив катнаша.

Сайтка күз салыгыз

Гомумйорт счётчикларына хезмәт күрсәтүче оешма - "КПК-сервис" ЧҖҖның интернетта үз сайты барлыкка килде.
Интернетта www.kpkservis.ru адресын җыеп, әлеге оешма һәм аның Баулы филиалы турында мәгълүмат табып була. Аерым алганда, сайтта күрсәтелүче хезмәтләр, бәяләр, гомумйорт исәпләү приборларын тикшерү, техник хезмәт күрсәтү турында мәгълүматлар белән танышырга мөмкин. Сайтта "В помощь населению" һәм "Контакты" бүлекләре бар. Анда һәркем халыкны аеруча борчыган мәсьәләләр белән таныша һәм үзен кызыксындырган сорауны бирә ала.

Бүләкләр белән әйләнеп кайттылар

Баулылылар мөнәҗәтләр һәм намаз уку буенча региональ конкурста призлы урыннарны яуладылар.
Балалар арасында намаз уку конкурсы һәм мөнәҗәтләр конкурсы Ютазы районының Урыссу эшчеләр бистәсендәге үзәк мәчеттә узды. Анда дүрт район вәкилләре катнашты.
Намаз уку конкурсында малайлар арасында беренче урынны Баулыдан унбер яшьлек Дамир Хәнипов яулады. Биш яшьлек Салих Хәнипов "Иң яшь намаз укучы" номинациясендә җиңүгә иреште. Мөнәҗәтләр конкурсында өченче урынга район инвалидлар җәмгыяте рәисе Х.Мортазина лаек булды. Җиңүчеләрнең барысына да бүләкләр тапшырылды.

Безнең юллар нәрсәгә мохтаҗ?

Җәяүлеләр өчен юл кичүләрендәге җитешсезлекләрне ачыклау максатыннан, "Зебраны аулау. Бөтенроссия җәяүлеләр рейды" акциясе үткәрелә.
Агымдагы елда Баулы районы юлларында 2 җәяүле һәлак булган, 13 кеше тән җәрәхәтләре алган. Әлеге акция барышында белгечләр гражданнарның, җәмәгать оешмаларының һәм массакүләм мәгълүмат чараларының җәяүлеләр өчен юл кичүләрендәге кимчелекләр турындагы хәбәрләрен тикшерәчәкләр. Сезгә билгеле булган кимчелекләрне, фотоматериалларны, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру турындагы тәкъдимнәрегезне www.rpolice.ru сайтындагы "Что не так в наших дорогах?" дигән сылтамага кереп урнаштыра аласыз.

Коррупция турында хәбәр ит

ТР Сәламәтлек саклау министры А.Фәррахов республика кешеләреннән сәламәтлек саклау учреждениеләрендәге коррупция фактлары турында хәбәр итүләрен сорый.
Министр һәрбер шикаятьне җентекләп тикшерәчәге һәм аның буенча тиешле карар кабул итәчәге турында вәгъдә бирә.
Коррупция күренешләре турында хәбәр итәргә теләүчеләр дүшәмбе-җомга көннәрендә 9дан 18 сәгатькә кадәр 231-79-44 телефоннары буенча шалтырата алалар. Коррупция фактлары турында СМС-җибәрү өчен тәүлеклек телефон номеры: 8-9872994603.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев