Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа ел очраштырган

Кешеләр әлеге бәйрәмнән ниндидер могҗизалы хәлләр көтәләр. Бәлки, бу балачак хыяллары гынадыр, ләкин шулай да могҗизалар нәкъ менә яңа елга каршы төндә була, барлык теләкләр дә тормышка аша кебек. Минем геройларымны язмыш нәкъ менә Яңа ел төнендә очраштырган.

Аларны беренче тапкыр күргәч, араларында аерма бик зур булуына игътибар иткән идем. Берсе - кыска гына буйлы, коңгырт күзле брюнетка, сөйкемле татар кызы, икенчесе - зәңгәр күзле һәм озын буйлы блондин, рус милләтеннән. Ләкин, халыкта, капма-каршылар бер-берсенә тартыла, дип юкка гына әйтмәгәннәр, күрәсең. Үзләренең беренче очрашулары турында сөйләгәндә, хисләр кинәт кенә кабынмады, барысы да ничектер үзеннән- үзе килеп чыкты, диләр. Шунысы гаҗәп, күпләр бер-берсен күреп-танып белгән Баулыда яшәп тә, алар моңа кадәр бер дә очрашмаганнар.
- Дус кызым мине үзләренең компаниясенә Яңа елны каршыларга чакырды. Барыбыз да Диманың өендә җыелдык. Иртә белән табын әзерләргә киттек, салатлар ясадык, төрле кабымлыклар әзерләдек. Йөгерешәбез, ыгы-зыгы киләбез. Берничә тапкыр карашларыбыз очрашты, ә безне һаман беркем дә таныштырмый. Кич белән өстәл янына утыргач кына дуслар: танышыгыз, бу Дима диләр, - дип сөйли Алсу.
Шулай итеп алар Яңа 2003 елны каршылыйлар. Ә өченче гыйнварда Дмитрий Алсу янына килә һәм кабат очрашырга тәкъдим ясый. Шуннан бирле алар, Дмитрийның Чаллыда өч айлык укуларын исәпкә алмаганда, бер дә аерылышмыйлар диярлек. Егет ял көннәрендә еш кайта, машина тоту өчен, озак вакыт юлда басып торган чаклары да була. Ә киләсе Яңа ел алдыннан Дима һәм Алсу үз тормышларындагы аеруча истәлекле вакыйгага әзерләнәләр. 27 декабрьдә мулла аларга никах укый.
Яңа ел төнендәге очрашу шулай итеп аларның язмышын хәл итә. 2004 елның 7 декабрендә беренче балалары Денис туа. Киләсе елда беренче сыйныфка барачак малай үскәч, әтисе кебек, полицейский булырга хыяллана.
- Без бәйрәмнәрне һәрчак бергә каршыларга тырышабыз. Дөрес, Дима сменалы эштә эшли, шулай да Яңа ел бәйрәменә һәрвакыт ял көне туры килә, - дип сөйли Алсу.
Аждаһа елында алар тормышында тагын бер мөһим вакыйга булачак. Ивановлар тагын бер нәни тууын көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев