Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тырышлык бушка китмәс

Күптән түгел шәһәребез предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре православие храмыннан Зиновьев урамына илтүче юл буенда агачлар утыртуда катнаштылар.

Миләш һәм чыршы үсентеләре "Бавлылес" ДБУның урманнарны яңарту һәм урманнардан файдалану буенча белгече - инженер Рәйсә Ганиева күзәтчелегендә алдан сөрелгән буразналарга утыртылды. Ул аларны утыртканнан соң ук сугармаска киңәш итте, чөнки туфрак әле шактый ук дымлы иде. Кыш якынлашканда утыртылган агачларның өшүе ихтимал. Ул әлеге чарада катнашучыларга үсентеләрне нинди тирәнлеккә утыртырга һәм аның тирәсендә җирне ничек тыгызларга икәнлеген аңлатты. Белгеч җитәкчелегендә башкарылган эшнең нәтиҗәсе күренәчәгенә һәм үсентеләрнең һәлак булмаячагына, ә якын киләчәктә урам буйлап агачлар шаулап үсәчәгенә ышанасы килә.
Яшелләндерү эшләреннән тыш, әлеге юл буенда яктылык урнаштыру да планлаштырыла. Агачлар юлның бер ягында гына утыртылды, чөнки аның икенче ягында төзелеш эшләре алып бару күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев