Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәртип һәм тынычлык сакчысы

Иртәгә Россиядә халыкка иң якын торучы кешеләрнең - участок вәкаләтлеләренең бәйрәме билгеләп үтелә.

Россия Эчке эшләр министрлыгы реформасы кысаларында Баулы Эчке эшләр бүлегенең участок вәкаләтлеләре хезмәте штаты 40 процентка кыскарды. Әгәр дә элек бер участковый бер генә авыл җирлегенә хезмәт күрсәтсә, хәзер аңа 2-3 җирлек йөкләнгән. Йөкләнеш тә, җаваплылык та арткан.
Кырымсарай, Татар Томбарлы һәм Потап Томбарлы авылларына беркетелгән участок вәкаләтлесе Роберт Фәезов Эчке эшләр бүлегендә биш кенә ел хезмәт итә. Ләкин аның эшкә мөнәсәбәте, үзенә һәм башкаларга карата таләпчәнлеге, конкрет күрсәткечләре (аның участогында хокук бозулар һәм җинаятьләр саны иң азы) Р.Фәезовка иң яхшы хезмәткәр исеменә лаек булу мөмкинлеген бирә.
- Хокук бозуларның төп өлеше гаиләдәге низаглар нәтиҗәсендә барлыкка килә, кешеләр эчеп, мөнәсәбәтләр ачыкларга тотыналар, ахырда тукмашуга, бер-берсен рәнҗетүгә кадәр барып җитәләр, - дип сөйли Роберт Динарович.
Р.Фәезовка беркетел-гән торак пунктлар бер-берсеннән шактый ерак урнашканнар, ләкин бу аңа халык арасында профилактика эшләре алып барырга, җирлек башлык-лары белән аралашырга комачауламый. Роберт Динарович үз участокларында яшәүчеләрнең барысының да исем-фамилияләрен белә, ул аларның һәркайсының проблемаларына карата игътибарлы, һәрчак ярдәмгә килергә әзер тора. Ә эшендә аңа түземлелек, кешеләр белән уртак тел таба белү, кушылган эшкә җаваплы карау кебек сыйфатлар ярдәм итә. Үз һөнәренең теория өлешен ул РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтында укыган чакта ук үзләштергән. Тыл мәсьәләсенә килгәндә, Роберт Фәезовның гаиләсе ныклы һәм ышанычлы. Алар хатыны белән өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Балалары аның хокук сакчысы булуы, гражданнарның тынычлыгын саклавы, ә хәзер инде һөнәре буенча иң яхшы исеменә лаек булуы белән горурланалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев