Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Табигатькә мәрхәмәтле булыйк

Әйләнә-тирә мохитне саклау, экология торышын яхшырту һәркайсыбызның көндәлек тормышта үз-үзен тотышына бәйләнгән.

Җәй - урманнарда, елга һәм күлләр тирәсендә күңел ачу чоры. Яраткан урыннарыбызга килгәч, безнең күпләребез еш кына күңелсез күренешләргә тап була: ваемсыз кешеләр ташлап калдырган буш шешәләр, банкалар, пакетлар һәм башка төрле чүп-чар аунап ята. Безгә, өлкәннәргә, балаларга чүпне космостан килүчеләр түгел, ә безнең кебек үк өлкәннәр һәм балалар калдыруын аңлатырга кирәктер.
Шушы көннәрдә мин шәһәр ишегалларының берсендә шундый күренешне күзәттем: эскәмиядә утыручы бала банан ашады һәм аның кабыгын җиргә ташлады. Сез аның әнисе шунда ук банан кабыгын янәшәдә генә торучы чүп савытына ташлады дип уйлыйсызмы? Юк, ул кулындагы туңдырмасын тәмләп кенә ашап бетереп, аның тышлыгын асфальтка ташлады. Шуннан соң, улын җитәкләп, китеп тә барды. Бу, әлбәттә, культурасызлык, тәрбиясезлек һәм шәһәрне төзекләндерү белән шөгыльләнүче хезмәткәрләргә карата ихтирамсызлык. Мондый тискәре мисалларны шактый китерергә мөмкин.
Өйдән чүп тутырылган пакет күтәреп чыккан кешеләр дә кайчак якын-тирәдә урнашкан контейнерга барып җитүне кирәксенмиләр, чүпне еш кына күрше подъезд янында яисә янәшәдәге куакларда калдыралар. Автовокзалда да кешеләрнең автобустан чыккан вакытта билетларын ерак түгел генә урнаштырылган урналарга түгел, ә туп-туры асфальтка ташлаганнарын күрергә туры килә.
Форсаттан файдаланып, баулылыларга төрле "чүп кадрларын" төшерергә һәм "Вконтакте" челтәрендә безнең газета сәхифәсендә куярга тәкъдим итәбез. Бәлки, берәрсе туфракны бозу, суны, һаваны пычратуы бик җиңел, ә менә чистартуның кыен булуын һәм озак хезмәт икәнлеген аңлар.
Без газетаның һәрбер санында диярлек территорияләрне санитар чистарту буенча икеайлык барышы һәм "Чиста урманнар" акциясе турында язабыз. Баулы урманнарыннан, елга-сулыклар ярларыннан күпме чүп-чар чыгарылды. Моның кешеләр башкарган хезмәт икәнлеге аңлашыла. Безнең һәркайсыбыз, нинди яшьтә булуга карамастан, табигать белән әйләндереп алынганлыгыбызны аңларга тиеш. Кеше, проблемалардан арыну өчен, нәкъ менә табигать кочагына чыга. Шуңа күрә табигать-анага мәрхәмәтле булыйк, аны киләчәк буыннар өчен саклыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев