Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Стереотипларны җимергән

Балачактан инвалид Валентина Килячкованың тормыш энергиясенә һәм дөньяга оптимистларча карашына хәтта сау-сәламәт кешеләр дә көнләшерлек.

Валентина Михайловна мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында яшәп килгән стереотипларны җимергән. Без алар ярдәмгә, яклауга һәм кызгануга мохтаҗ дияргә күнеккәнбез. Ләкин бу ханым балачагында ук үз алдына максат куярга һәм аңа омтылып яшәргә өйрәнә. Ул үз тормышын үзенчә кора: бернигә дә карамастан, ир бала таба, аны аякка бастыра.
Һөнәр үзләштереп, озак еллар производствода эшли, аны хөрмәт белән пенсиягә озаталар. Менә ике ел инде ул инвалидлар җәмгыятендә исәптә тора, алай гына да түгел, җәмгыять тормышында актив катнаша.
Валентина Михайловна машина да йөртә. Инвалидлар җәмгыятендә транспорт мәсьәләсендә проблемалар туа калса, ул һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер.
- Күптән түгел, килешүгә кул кую өчен, газ хезмәтенә барырга кирәк булды. Мин йортыбызда яшәүче әбиләрне машинама утырттым да газ хезмәтенә алып килдем. Анда, үзе инвалид булса да, кешеләрне йөртә, дип гаҗәпкә калдылар, - ди Валентина Михайловна.
Аның сәламәтлеге бик шәп түгел, ул озак басып тора алмый, тиз арый. Ләкин, шуңа да карамастан, үзе яшәгән күп фатирлы йорт тормышында актив катнаша. Күптән түгел аның тырышлыгы белән йорт ишегалдында автомашиналар тукталышы өчен урын ясалган.
Киң күңелле ханым кыен хәлдә калган кешеләргә ярдәм итәргә авырсынмый. Күптән түгел шундый бер кешегә Валентина Михайловна торак алу өчен ссуда рәсмиләштерергә булышкан. Эчүчелеккә хирыслыгы аркасында, бу ир-ат еш кына яңадан-яңа проблемаларга юлыга, ләкин ханым аны авыр чакта ташламый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев