Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Стасикка һәрберебез ярдәм итә ала

Кечкенә Станислав Денисламовның әти-әнисе улларының Германиядә профессор Штаудның неврология-эпилепсия үзәгендә тернәкләндерү курсы узганнан соң савыга башлаячагына өметләнә. Бабасы сүзләренчә, сабыйны чит ил клиникасында дәвалау өчен 5 миллион сумга якын акча кирәк.

Светлана һәм Руслан Денисламовлар беренче балаларының тууын түземсезлек белән көткәннәр. Бала травма белән дөньяга килгән. Сабыйны балалар церебраль параличы диагнозы белән невропатологка диспансерлык исәбенә куйганнар.
- Бу аяз көндә яшен суккан кебек авыр булды, - ди нәни Стасикның бабасы Виктор Исаев. - Баланың уң ягының начар үсеш алуына игътибар иттек, эпилепсия өянәкләре дә башланды. Хастаханәдә массаж билгеләделәр. Өлкән яшьтәге кеше булсам да, процедураларда үземне көчкә генә тыеп тордым. Оныгымның күзләрен күрсәгез: алар ярдәм сорап кычкыралар иде. Авыртудан малай өзгәләнә, бик нык елый башлады. Балага җиңелрәк булсын дип, түздек. Дәвалау курсы узганнан соң, Стасикның нерв өянәге башланды. Әти-әниләре баланы Израиль табибларына күрсәтергә булдылар. Ләкин алар, баланы дәвалау өчен андый белгечләр юк, дип җавап биргәннәр. Малайга, нерв өянәген дәвалау өчен, дарулар билгеләгәннәр. Соңрак без балага андый массажның ярамаганлыгын, аңа йомшаграк массаж кирәк булганлыгын белдек. Дөньяда изге күңелле кешеләр бар, - дип сөйли Станиславның бабасы. - Ярты ел дәвамында минем оныгыма менә дигән кеше, үз һөнәренең остасы, элек "Иволга" санаторий-профилакториенда дәвалау физкультурасы буенча инструктор булып эшләгән Илдар Әхмәтҗанов ярдәм итте. Өйдә, уен формасында ул Станиславка авыртуны җиңеләйтергә, буыннарын язарга ярдәм итте. Малайның хәле күпкә җиңеләйде. Мин үзем дә аңа кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам. Без аның бармакларын язабыз, уен барышында күнегүләр ясыйбыз.
Стасның әти-әнисе Германиядә аныкы кебек диаг-нозлы баланы дәвалаган клиника эшләве турында ишеткәннәр.
- Барлык тикшерү документларын, анализларны җыйдык һәм немец табибларына җибәрдек- дип дәвам итә Виктор Исаев. - Хәзер Германиядән чакыру килде. Табиблар организмга оператив катнашу мөмкинлеге бар дип саныйлар һәм, операция алды тикшерүеләре алып бару өчен, Станиславны клиникага чакыралар. Барлык процедураларны никадәр тизрәк башкарып чыксак, савыгуга ышаныч та шулкадәр зуррак.
Станислав Денисламовның әти-әнисе чит кеше кайгысына битараф булмаган барлык кешеләрне үзләренең кечкенә улларын аякка бастырырга ярдәм итүләрен үтенә.
Бүген игълан ителүче счёт номерына акча күчереп, һәрберебез өлешебезне кертә ала.

Банк реквизиты:
ОАО «Сбербанк России»
Восточное отделение Банк Татарстан 8610
ДО 8610/0451
БИК 049205603
ИНН 7707083893
КПП 164502001
р/с 30301810062000606245
к/с 30101810600000000603 в ГРКЦ НБ РТ г.Казань
Расчётный (лицевой) счёт 40817810962451767579/53
№ карты сбербанка 4276880014712610. Срок действия 10/14
Назначение платежа - ДЕНИСЛАМОВУ РУСЛАНУ РАВИЛЕВИЧУ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев