Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Сез – чын артистлар!”

- дип бәя бирде "Дуслык белән көчле без" шәһәр үзешчән сәнгать смотрының гала-концертында катнашучыларның чыгышларына мәдәният бүлеге начальнигы Рәмзия Моратова. Бюджет оешмалары һәм предприятиеләр хезмәткәрләре тамашачыларга чын мәгънәсендә искиткеч матур сәнгать кичәсе бүләк иттеләр.

Бу юлы баулылыларның иҗат бәйрәме күпмилләтле шәһәребезнең 15 еллыгына багышланды. М.Җәлил исемендәге мәдәният йорты сәхнәсендә 10 оешма һәм, кызганычка каршы, нибары бер генә предприятие - "Баулынефть" идарәсе хезмәткәрләре - барлыгы 200дән артык үзешчән, бер гаиләдәй бердәм булып, чыгыш ясады. Мәдәният йорты директоры вазифасын башкаручы Зөлфия Җәлилова сүзләре буенча, элекке елларда шәһәр предприятиеләре активрак булганнар. Гала-концертта нефтьчеләр менә дигән 7 номер башкардылар һәм хаклы рәвештә 1 урынга лаек булдылар. Бер "Казак биюе" генә ни тора! Әлеге биюне күп кенә баулылалар Җиңү көнен бәйрәм иткән вакытта да тамаша кылганнар иде.

Сайлап алу концертлары март ахырыннан ук башланган иде һәм аларның һәрберсе аншлаг белән үтте. Әйе, баулылылар үзләренең үзешчән артистларын бик яраталар, кайчагында хәтта кайбер танылган башкала артистлары да мондый тулы заллар җыя алмыйлар бит.

Бюджет оешмалары арасында 1нче урынны яулаган район мәгариф бүлеге дә тамашачыларны үз чыгышы белән сөендерде. Быел бүлек 60 кешедән торган укытучылар хорын җыйды, ул әлеге чараны баулылыларга яхшы таныш булган Валентина Никулина сүзләренә һәм көенә язылган "Признание Бавлам" җыры белән ачты. Икенче урынны "Федераль янгын хезмәтенең ТР буенча 109нчы янгын сүндерү часте" ДУ һәм Баулы аграр колледжы үзара бүлештеләр, 3нче урынга "Пенсионерлар берлеге" Бөтенроссия җәмәгать оешмасының Баулы бүлеге лаек булды. Шунысы куанычлы, берлек әгъзалары, смотрда беренче генә тапкыр катнашсалар да, уңышка ирештеләр. Тәүге тапкыр чыгыш ясаган бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Баулы бүлеге артистлары чыгышын да уңай яктан билгеләп үтмичә мөмкин түгел. Бәйрәмнән инвалидлар җәмгыяте әгъзалары, шәһәр һәм район эчке эшләр бүлеге вокаль ансамбле, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча идарә хезмәткәрләре дә читтә калмадылар.

"Конферанс" номинациясендә Айгөл Грибова (109нчы янгын сүндерү часте), "Авторлык җыры" номинациясендә "Белым мелом" җыры белән "Провинция" рэп-төркеме (яшьләр эшләре буенча бүлек) иң яхшылар дип табылды.

Гала-концертның йомгаклау өлешендә Гамил Ибраһимов смотрда җиңүчеләрнең һәм призёрларның барысына да мактау грамоталары һәм акчалата премияләр тапшырды.

- Бу сәхнә талантларны ачты. Без, Сабантуйда чыгыш ясарга кемне чакырыйк микән, дип уйлый идек. Хәзер кем икәнен беләбез! - диде Гамил Наилевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев