Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Салым закончалыгын бозганнар

Баулы шәһәре прокуратурасы 2012 елның гыйнвар аенда районның авыл җирлекләре башкарма комитетлары тарафыннан салым закончалыгын бозу ачыклаган.

РФ Салым кодексының 85 маддәсенең 9.2 пункты нигезендә, җирле үзидарә органнары 2011 елның 1 февраленә кадәр 2011 елның 1 гыйнвары торышына салым объекты булып исәпләнелүче җир участоклары турында салым органнарына мәгълүматлар тапшырырга бурычлылар иде.
Ләкин прокурорлык тикшерүе Поповка, Салих, Татар Кандызы, Томбарлы һәм Шалты авыл җирлекләре башкарма комитетларының салым закончалыгының югарыда күрсәтелгән таләпләрен үтәмәвен күрсәтте.
1996 елның 21 ноябрендә кабул ителгән "Бухгалтерлык исәбе турында" 129-ФЗ санлы законның 6 маддәсенең 1 пунктында оешмаларда бухгалтерлык исәбен оештыру өчен җаваплылык оешмалар җитәкчеләренә йөкләнгәнгә күрә, (салым контролен тормышка ашыру өчен тиешле мәгълүматлар бирмәү) Административ хокук бозулар турында Кодексының 15.6 маддәсенең 1нче өлеше буенча РФ башкарма комитетлар җитәкчеләре административ җаваплылыкка тартылган. Аларның бишесенә дә 300әр сум штраф
салынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев