Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рөстәм Вәлиев Баулы тальянчысы Зәкинур Шәймәрдановны үзенең остазларының берсе дип санаган

Кичә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, виртуоз-баянчы Рөстәм Вәлиевның гомере өзелгән. Аңа әле нибары 52 яшь булган.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, артист белән хушлашу 7 март көнне сәгать 10да Габдулла Тукай исемендәге филармония залында үтәчәк.

Баулыда Рөстәм Вәлиев иҗатын яратучылар бик күп. Аның белән шәхсән аралашып яшәгән кешеләр дә бар. Аларның берсе - "Тальянка" гармунчылар ансамле әгъзасы Габдулла Нургалиев. Көтелмәгән хәбәрне ничек кабул итүе турында сорагач, ул безгә түбәндәгеләрне сөйләде:

- Рөстәм Вәлиевнең арабыздан китеп баруы турында хәбәрне мин бик авыр кабул иттем. Ышанасы килми. Татар мәдәнияте, татар халкы өчен зур югалту бу. Аның иҗатын мин һәрвакыт кызыксынып күзәттем. "Тальянка" гармунчылар ансамбле составында Самара өлкәсенең Камышлы районындагы Ярмәк авылында "Уйнагыз, Гали гармуннары" дигән конкурска баргач, аның белән якыннан таныштык.

Рөстәм Вәлиев безнең ансамбльнең җитәкчесе Зәкинур Шәймәрдановның тальянда уйнавына мөкиббән иде. "Ул бит тальянда өздереп, бөтен өтерен куеп уйный", - дип әйтә иде. Баулыга килгәндә, һәрвакыт иң беренче итеп Зәкинур абый белән очрашырга тырышты.

Остазыбыз вафат булгач, бер елдан соң аны искә алу кичәсе оештырдык. Аны башта 11 февральгә билгеләгән идек. Телефон аша Рөстәм Вәлиев белән элемтәгә кердем һәм аны шушы кичәгә чакырдым. Ул: "Эх, мин Илһам Шакировның туган көненә әзерләнәм бит әле. Ул концерт унбише була. Уналтысы сезгә килер идем", - диде. 2012 елның 16 февралендә Зәкинур Шәймәрдановны искә алу кичәсен үткәрдек. Рөстәм Вәлиев сүзендә торды, үзе рульгә утырып, шәхси автомобилендә килде. Ул шул вакытта сәхнәдә чыгыш ясаганда болай диде: "Аның кебек моңлы итеп тальянда уйный белүче бүтән кешене күргәнем юк".

Рөстәм Вәлиевнең дә тальяны тынып калган икән. Кызганыч. Урыны оҗмахта булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев