Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгы әниләрне тәбрикләде

Ана көне хөрмәтенә Баулы муниципаль районы башлыгы дәүләт бүләкләренә лаек булган аналар белән очрашты.

Очрашуда төрле яшьтәге 40лап хатын-кыз катнашты. Алар арасында җитәкчеләр, табиблар, савымчылар, инженерлар, укытучылар, шулай ук хезмәт ветераннары бар иде.
Альберт Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, Баулы районында бүгенге көндә 277 күп балалы ана яши. Агымдагы елда 400дән артык бала туган. Районның 800дән артык хатын-кызы төрле дәүләт бүләкләренә лаек булганнар. 72 хатын-кыз үз тармакларының атказанган хезмәткәрләре исемнәрен йөртә.
- Сез районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш кертәсез, яшь буын сезнең үрнәктә нәфислелек, зирәклелек, түземлек кебек сыйфатларны үзләштерә. Сезгә ныклы сәламәтлек телим. Сөекле хатыннар, әниләр, әбиләр булып калыгыз, - диде район башлыгы, тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. Ул тагын бер күңелле миссияне башкарды - Салих авыл җирлеге башкарма комитеты бухгалтеры Миңнур Хәләповага ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хатын тапшырды. Әлеге вазифада ул 40 ел эшләгән, үзен грамоталы һәм җаваплы белгеч буларак күрсәткән, өч бала тәрбияләп үстергән.
Ханымнарны шулай ук шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Гамил Ибраһимов, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Хәмидуллин, "Баулынефть" идарәсенең профком рәисе Илгиз Хаҗиев, ЗАГС бүлеге начальнигы Сиринә Мөрсәлимова тәбрикләделәр. Артистлар кунакларга үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр. Барлык әниләргә дә чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды. Очрашу дулкынландыргыч һәм чын мәгънәсендә эчтәлекле булды, аналар үзләренә игътибар күрсәткән өчен район башлыгына рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев