Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Октябрь мәйданында митинг узды

КПРФның Баулы бүлекчәсе Бөек Октябрь Социалистик революциясенең 94 еллыгы уңаеннан митинг оештырды.

Көннең салкын һәм җилле булуына да карамастан, партия тарафдарлары тантаналы төстә шәһәрнең үзәк мәйданы буенча уздылар. Митинг программасына бәйрәмнең тарихы, Дәүләт Думасына булачак сайлаулар, партия программасының төп аспектлары турында чыгышлар кертелде. Партиянең актив әгъзалары П.Зотагинга һәм А.Пронинга В.И.Ленинның тууына 140 ел тулу уңаеннан чыгарылган юбилей медале тапшырылды.
Митинг ахырында дөнья пролетариаты башлыгы һәйкәленә чәчәк бәйләмнәре куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев