Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Нефтьчеләр елга йомгак ясадылар

"Баулынефть" идарәсе хезмәт коллективы конференциясендә 2012 елга нәтиҗәләр ясадылар, 2013 елга бурычларны билгеләделәр.

Предприятиенең 2012 елдагы эшен чагылдырган төп доклад белән идарә начальнигы Марат Җәләтов чыгыш ясады. Нефть чыгару планы 102,4 процентка үтәлгән. 1 тонна нефть чыгаруга эксплуатация чыгымнары билгеләнгән нормадан артмаган. Моңа чыгымнарны оптимальләштерү, ресурсларны саклау программаларын тормышка ашыру ярдәм иткән.
"Баулынефть" идарәсендә эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 12 процентка арткан.
2012 елда идарәдә эшләүче 286 хезмәткәр рационализаторлык тәкъдимнәре керткән. 389 тәкъдим производствода куллануга кертелгән.
Марат Марсович төрле хезмәтләрнең һәм бүлекләрнең игътибарларын эшнең сыйфатын арттыруга юнәлтергә кирәклеген ассызыклады, җиһазларны коррозиядән саклау һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча бүлекнең эшен, баш механик хезмәтенең һәм баш маркшейдерның яхшы, намуслы хезмәтләрен билгеләп үтте.
2012 елда коллектив килешү үтәлеше турында мәгълүмат һәм 2013 елда аңа кертелгән үзгәрешләр турында профсоюз комитеты рәисе Илгиз Хаҗиев чыгыш ясады. Килешүнең 4.1нче пунктына кертелгән үзгәреш буенча, инфляция процессларын күздә тотып, 2013 елның 1 гыйнварыннан "Татнефть" ААҖ хезмәткәрләренең хезмәт хакы 2012 елның уртача еллык хезмәт хакының 10 проценты күләмендә индексацияләнәчәк. Шулай ук бер тапкыр бирелүче түләүләр, Коллектив килешүнең "Социаль ташламалар" бүлегенең күп кенә пунктларын индексацияләү күздә тотыла. Идарәнең профсоюз лидеры билгеләп үткәнчә, берләшмә җитәкчелеге социаль сәясәткә зур игътибар бирә.
Конференция делегатлары каршында Баулы муниципаль районы башлыгы Альберт Хәбибуллин һәм "Татнефть" ААҖ генераль директоры урынбасары Виктор Горонин да чыгыш ясады. Район башлыгы нефтьчеләрне бүгенге көндә район тормышында барган вакыйгалар, киләчәккә планнар белән таныштырды һәм муниципаль район территориясендәге проблемаларны чишүдә нефтьчеләрнең роле турында сөйләде. Генераль директор урынбасарының чыгышы тулысы белән нефть темасына багышланды. Ул, технологияне яхшырту һәм производствоны заманча акыллы җиһазлар белән тәэмин итү юлы белән, хәзер нефтьне акыл белән чыгарырга кирәклеген ассызыклады. Итек кигән һәм кулына көрәк тоткан нефть чыгару операторы образы хәзер инде тарихта калып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев