Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Муниципаль хезмәткәрләрне кыскарту көтә

Баулы муниципаль район башлыгы Альберт Хәбибуллин үткәргән киңәшмәдә муниципаль хезмәткәрләрнең штат санын кыскарту көтелүе турында игълан ителде. 1 гыйнвардан муниципаль хезмәткәрләрнең эш хакларын арттыру көтелә. Ләкин аларның хезмәтләренә түләүгә чыгымнарны күтәрү күздә тотылмый. Хезмәт хакларын арттыру бары тик штатларны кыскарту исәбенә генә планлаштырыла. Муниципаль район Советы аппаратында кадрлар үзгәреше игълан...

Баулы муниципаль район башлыгы Альберт Хәбибуллин үткәргән киңәшмәдә муниципаль хезмәткәрләрнең штат санын кыскарту көтелүе турында игълан ителде.

1 гыйнвардан муниципаль хезмәткәрләрнең эш хакларын арттыру көтелә. Ләкин аларның хезмәтләренә түләүгә чыгымнарны күтәрү күздә тотылмый. Хезмәт хакларын арттыру бары тик штатларны кыскарту исәбенә генә планлаштырыла.

Муниципаль район Советы аппаратында кадрлар үзгәреше игълан ителде. Моңа кадәр аппарат җитәкчесе постын биләгән Румия Шәфыйковага район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе бурычлары йөкләнде. Ә аның урынына моңа кадәр оештыру бүлеге начальнигы хезмәтен башкарган Ильяс Гозәеров сайланды.

Полиция начальнигының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Игорь Милютин хокук тәртибен саклауның торышы турында хәбәр итте. Узган атнада 8 җинаять теркәлгән, 6сы ачылган. Аларның күпчелеге көнкүреш белән бәйле. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 78 очрагы ачылган, шул исәптән транспорт чаралары белән исерек хәлдә идарә итүнең - ике, светофорның рөхсәт ителмәгән билгесенә чыгуның - өч, тизлек режимын бозуның 18 факты теркәлгән.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Гамил Ибраһимов, халыктан торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны түләтү турында хисап бирде. "Уютный дом" идарәче компания буенча әлеге бурыч - 26 миллион сум, "Наш двор" торак милекчеләре ширкәте буенча - 8 миллион сум тәшкил итә. 3,8 миллион сум акчаны түләтү өчен, судка 140 дәгъва кертелгән. 3,2 миллион сумлык башкару документлары тапшырылган.

Ерак Көнчыгышта су басудан зыян күргән халыкка акча җыюның беренче нәтиҗәләре игълан ителде. Кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан барлыгы 250 мең сумлык азык-төлек һәм акча тупланган.

Көзге ярминкәләр оештыру һәм мөселманнарның Корбан бәйрәме якынлашуы белән бәйле рәвештә, район башлыгы тиешле хезмәтләргә, сатуга чыгарылган итнең сыйфатына ветеринария контролен көчәйтергә, дигән күрсәтмә бирде.

Киңәшмәдә шулай ук башка мәсьәләләр дә күтәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев