Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәрхәмәтлелек утравы

Баулыда, М.Җәлил исемендәге мәдәният йортында 8 июньдә халыкны социаль яклау хезмәте эшчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре һәм әлеге тармакның төзелүенә 20 ел тулу белән тәбрикләделәр.

Кешегә кызгану, ярдәм күрсәтү, ярату кебек сыйфатлар хас. Халыкны социаль яклау хезмәте эшчәннәренең хезмәте әлеге сыйфатларны көн саен, сәгать саен күрсәтүне таләп итә. Традиция буенча, социаль хезмәткәрләрне муниципаль район башлыгы Альберт Хәбибуллин тәбрикләде.
- Халыкны социаль яклау механизмнары елдан-ел камилләшә. Аларны тормышка ашыру буенча төп бурыч социаль яклау белгечләре иңнәренә төшә. Агымдагы елда 14 меңнән артыграк баулылыга 48 миллион сумнан күбрәк түләүләр башкарылды. Районда 2012-2015 елларга "Уңайлы мохит" программасы кабул ителде. Хәйриячелек елдан-ел үсеш ала. Күптән түгел республиканың көньяк-көнчыгышында "Забота" хәйрия фонды барлыкка килде, аңа РФ Дәүләт думасы депутаты Ришат Әбүбәкеров нигез салды. Безнең районда аның вәкаләтлесе - район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Хәмидуллин.
Концерта тармак хезмәткәрләренә һәм ветераннарына иң җылы рәхмәт сүзләре белдерелде, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды, ә мәдәният йорты артистлары һәм балалар иҗат коллективлары үзләренең концерт номерларын бүләк иттеләр. Оешмалар һәм учреждениеләр җитәкчеләре "Семья" приютына, картлар һәм инвалидлар йортына бүләкләрен тапшырдылар. Районның иң яхшы унҗиде хезмәткәре төрле дәрәҗә мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Театрлаштырылган күренештә социаль хезмәткәрләр үзләренең күпкырлы эшчәнлекләрен чагылдырдылар. Йөкле күп балалы ана, тыңлаусыз яшүсмерләр, шешәдән "бәхет" эзләүче ваемсыз ана рольләрен алар бик оста башкардылар. Ә вакыйга "Социаль хезмәт" дип аталган гаять зур утрауда барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев