Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Монстр”ның җимешләре тәмле

Агроколледжның кабул итү бүлмәсендә монстера чәчәге барлыкка килгәч, хезмәткәрләр аның шулкадәр зур булып үсәчәген, хәтта җимеш бирәчәген күз алдына да китермәгәннәрдер, мөгаен.

Кайбер мәгълүматларга караганда, "монстера" исеме латин телендәге monstrotus сүзеннән ("гаҗәеп һәм хикмәтле" дип тәрҗемә ителә), ә башка чыганаклар буенча, monstrum сүзеннән ("албасты") барлыкка килгән. Зур үсемлек, чынлап та, албастыны хәтерләтә. Аны үсемлекләрнең фавориты дип атыйлар, чөнки бу чәчәкне Дәүләт думасы кабинетларында һәм Кремль залларын да очратырга була.
Монстераның тишекле эре яфраклары калын һәм озын сабакларда урнашкан. Аның тамырлары йомшак, ә озын сабагы терәүгә мохтаҗ. Монстера кечкенә кукуруз чәкәне кебек үзенчәлекле таҗ хасил итеп чәчәк ата. Чәчәк, акрын гына үсеш алып, тәме буенча башкалардан калышмый торган искиткеч җимешкә әверелә. Җимеш тигезсез рәвештә өстән аска таба өлгерә, шуңа күрә, әгәр дә аның өлгереп җиткән өске өлешен киссәң, аскы ягы әле күпмедер вакыт өлгерүен дәвам итәчәк. Монстераның җимешләрен татып караганда аеруча сак булырга кирәк, өлгереп җиткән җимешләр ашарга яраклы, ләкин аларның бугазны яндыруы ихтимал. Монстераны иркен бүлмәләрдә, холларда, вестибюльләрдә, кояш нурлары төшми торган якты урыннарда урнаштырырга киңәш ителә.
Монстера чәчәге тропик һәм субтропик өлкәләрдә таралыш алган 110га якын токымны һәм 1800дән артык төрне берләштергән ароидлылар гаиләсенә карый.
Үрмәләүче сабакның озынлыгы 5 метрга, ә яфрак диаметры 60 сантиметрга кадәр җитә. Монстера теплицалардан һәм оранжереялардан башка җирдә үсми дигән фикерләр дә яшәп килә. Ләкин белешмәләр китабыннан күренгәнчә, яктылык, дымлылык яхшы булганда, өстәмә туклану белән тәэмин ителгәндә һәм зур савытка утыртылганда, аның 6-7 елдан соң чәчәк атуы мөмкин. Агроколледжда нәкъ менә шулай булган да.
Әлеге уку йортының кабул итү бүлмәсендә бу чәчәк стена буйлап берегеп үскән һәм түшәмгә үк терәлгән. Хәзер аңа 11 яшь. Аны бирегә җыйнак кына савытта агроколледж директоры Гөләндәм Камалиева алып килгән булган. Аның сүзләре буенча, ул зур бүлмә үсемлекләрен ярата икән. Чәчәк үсеп җиткәч, аны идәнгә куелышлы декоратив савытка күчереп утыртканнар. Агроколледж хезмәткәрләре сүзе буенча, чәчәк узган җәйдә ныклап үсеп киткән. Моны аномаль эссе җәй белән бәйләп аңлатучылар да бар. Чәчәк атканнан соң аның биш җимеше барлыкка килгән. Күптән түгел аларның берсе өзелеп төшкән, бик нык өлгереп җиткән, күрәсең. Аңардан, чынлап та, тәмле җимеш исе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев