Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мондый үзгәрешләр халыкка ошамый

Потап-Томбарлы авыл җирлегендә узган елгы эш йомгакларына багышланган киңәйтелгән утырышта саклык кассасын һәм почта бүлекчәсен ябу иң кискен проблемалар буларак күтәрелде.

Потап-Томбарлыда саклык кассасын декабрьдә япканнар. Яңа елда исә тагын бер "яңалык" - почта хезмәтләрен хәзер күчмә почта бүлекчәсе башкарачагы турында рәсми төстә хәбәр иттеләр.
- Без кая барабыз? Авылларда хәзер барысын да, рентабельле түгел дип, ябып бетерерләр инде, мөгаен. Авыл халкыннан сорап та тормыйлар, - дип ризасызлык белдерде җирлек башлыгы Александр Килячков үз чыгышында. - Безнең җирлек мондый чараларга каршы.
Саклык банкының Баулы офисы мөдире Эмиль Галимовның сүзләре буенча, яңа елда авылларда тагын берничә филиал ябылырга тиеш булган. Ләкин әлегә кадәр үзгәреш кертелмәве процессның тукталуына өмет уята. Ә ябылганнар барысы да кабат ачылачак. Кайчан икәнлеге генә билгеле түгел.
Бөгелмә районара почтамт начальнигы урынбасары Галина Мягчилова кешеләргә почта хезмәте күрсәтүнең яңа формасы турында җентекләп аңлатып, аларны тынычландырмакчы булды:
- 1 апрельдән җирлектә яшәүчеләргә барлык тиешле җиһазлары булган махсус автомобиль хезмәт күрсәтәчәк. Моннан тыш, авылда үзегезнең хат ташучыгыз калачак. Воткино һәм Галкино авылларына "күчмә" хат ташучы хезмәт күрсәтәчәк, ул анда Потап-Томбарлы - Югары Фоминовка маршруты буенча барып,
билгеле бер сәгатьләрдә керәчәк. Саклык банкы кебек үк, Россия почтасы да оптимальләштерү үткәрә, һәм без "өстән" килгән боерыкны үтәргә тиеш. Бу хезмәт күрсәтү сыйфатына зыян китермәячәк, бензин белән дә өзеклекләр булмаячак, - дип сөйләде ул.
Ләкин авыл кешеләрен мондый вәгъдәләр канәгатьләндермәде.
- Без, үз чиратыбызны көтеп, салкында яисә яңгыр астында торырга тиеш булабызмы? - дип, бер ханым барысының да уртак фикерен белдерде. - Безгә бернинди "күчмә" хезмәт күрсәтүләр дә кирәкми. Хат ташучыларга хезмәт хакын күтәрсәгез яхшырак булыр иде.
Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Миңнефоат Хәсиятуллинга мөрәҗә-гать итеп, кешеләр Баулыда автовокзал каршындагы мәйданда хәлне үзгәртүне сорадылар. Аларның фикере буенча, анда хәзер сәүдә итүчеләр һәм автомобильләр күп, ә рейс автобуслары һәм пассажирлар өчен урын юк.
Авыл халкы һавада еш кына күкерт газы исе чыгуына зарлана. Потап-Томбарлы авылында яшәүче Ирина Шевелева болай дип саный:
- "Баулынефть" идарәсе промыселы хезмәткәрләре күкерт газы катнашмасын һавага чыгаралар. Без, шул исәптән балалар да, андый көннәрдә баш әйләнүдән, күңел болганудан, баш авыртудан интегәбез. Хәтта бина эчендә дә сулау авыр.
Бу зарны Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының табигатьне саклау буенча Ык буе территориаль идарәсе дәүләт инспекторы Тимур Кадырбаев та тыңлады. Киләсе елдагы җыелышта кешеләр күкерт газы турында искә төшермәсләр дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев