Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Моң-зарлары күп әле

"Безнең ишегалды" ТМШ әгъзаларының 5нче мәктәп залында оештырылган гомуми җыелышы бик тиз тәмамланды. Биредә идарә рәисенең хисабы яңгырар дип көтелгән иде, ләкин ул булмый калды. Аның каравы йорт һәм подъездлар өлкәннәре Баулы муниципаль районы башлыгы Альберт Хәбибуллинга күңелләрендә кайнаган барлык борчуларын әйтеп бирә алдылар.

"Безнең ишегалды" торак милекчеләре ширкәте тынгысыз чорны кичерә: дүрт ай элек биредә җитәкчелек үзгәрде һәм яңасының эше барысына да ошап бетми. Баксаң, биредә ширкәт хуҗалыгын кабул итү-тапшыру да, ревизия дә үткәрелмәгән. Табигый ки, мондый хәлләрдә финанс хисабы турында сүз алып барып булмый.
Ширкәт идарәсенең яңа рәисе Ильяс Таҗетдинов җыелышны башлап җибәрүгә, идарәнең элекке рәисе, хәзерге ревизия комиссиясе рәисе Сәгыйть Әхмәтҗанов, җыелышта катнашучы торак милекчеләренең җитәрлек санда булмавы сәбәпле, җитди карарлар кабул итәргә ярамавы турында белдерде. Димәк, йортларда яшәүчеләр әле һаман да үз милекләре белән идарә итәргә әзер түгелләр, залда нибары 25ләп кенә милекче бар иде, ә аларның саны ким дигәндә 100ләп булырга тиеш. Дөрес, халыкның булачак җыелыш хакында хәбәрдар түгеллеге турында да фикер белдерелде.
"Икенче омтылыш"ны 27 августка билге-ләделәр, ләкин халык таралырга ашыкмады. Кешеләр район башлыгына һәм шәһәрнең төрле оешмалары вәкилләренә үзләренең күп санлы проблемаларын (агачларны кимерүче кәҗәләр, канализация, капремонт сыйфаты, бурычлылар һәм башкалар) җиткерделәр. Барлык сораулар да теркәлде, аларның кайберләре буенча Альберт Галимҗанович тиешле хезмәтләргә үз гамәлләренең хаклыгын исбатлаучы хисаплар әзерләргә кушты (мәсәлән, ОДН мәсьәләсе буенча).
Җыелышка килүче ханымнарның берсе район башлыгына үз тәрәзәсе астында урнашкан һәм тимер сетка белән киртәләп алынмаган чүп контейнеры янында нинди тәртипсезлек хөкем сөрүен сурәтләүче фоторәсемнәр салынган пакетны тапшырды.
Август ахырында булачак һава торышын фаразларга алынмыйм, ләкин "Безнең ишегалды"ның икенче гомуми җыелышы бик кызу булырга охшаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев