Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Миргазиян Юныс ярдәмгә мохтаҗ

Исергәп авылында туган, хәзер Мәскәүдә яшәүче мөхтәрәм язучыбыз Миргазиян Юныс каты авырый, операция ясатырга һәм дәваланырга 150 мең сум акча кирәк дигән борчулы хәбәрне интернет челтәреннән ишеттек.

Җәен Миргазиян абый грипп белән авырган, өзлегеп, чир үпкәләренә зыян китергәч, пневмониядән дәваланырга хастаханәгә ятарга мәҗбүр булган. Көчле дарулар белән аякка тиз бастыралар, ләкин бер-ике айдан Миргазиян абыйның биле бик көчле авырта башлый. Кабат хастаханә юлларын таптау, тикшеренүләр... Һәм яңа диагноз: якташыбызның умыртка сөяге 6 җирдән сынган булуы ачыклана. Болар - пневмонияне дәвалаганда кулланылган дарулар нәтиҗәсе. Организмга кальций җитмәү сәбәпле, өлкән язучыбызның (Миргазиян Юныска быел 87 яшь тула) сөякләре тиз сынучанга әверелгән. Киләсе атнада аңа операция ясарга тиешләр.

Бу хакта күптән түгел "Ватаным Татарстан" газетасында Римма Бикмөхәммәтова да язып чыкты. Журналист әйтүенчә, райондашыбызның хәле авыр булса да, өметсезлеккә бирелми, зарланмый. Өстәвенә тормыш иптәше дә авырый. Бердәнбер таянычлары - кызлары Камилә. Кызганыч, туганы Вахит Юнысның балалары белән элемтә юк икән.

Римма Бикмөхәммәтова язганча, Миргазиян абый үзе дә, кызы Камилә дә акча соранып йөрүгә каршы.

Татар халык язучысы булган якташыбыз түләүле хастаханәдә дәвалана (тәүлегенә бер мең сум). Дәваланырга, даруларга акчаны, операциягә кирәкле 150 меңне юнәтү кызлары Камиләнең хәленнән килә, билгеле. Ләкин бит эш анда түгел. Иҗаты белән күпләр күңеленә ачкыч тапкан, утны-суны кичкән хөрмәтле шәхес кыен хәлдә калган икән, беренче чиратта без, якташлары ярдәм итәргә тиешбез. Битараф булмыйк, кадерле укучыларыбыз. Ил төкерсә, күл була, ди халык. Бергәләп тотынганда бу хәлебездән килә.

Миргазиян абый Юныска ярдәм итәргә теләге булганнар Баулы үзәк китапханәсенә мөрәҗәгать итә ала.

Миргазиян абыйның терелеп, аякка басуын, операциянең уңышлы узуын телик, барыбыз да догада булыйк.

Ләйсән СӘЕТГӘРӘЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев