Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Микола”да ярминкә гөрли

19 декабрьдә православие динен тотучылар Николай Чудотворец көнен билгеләп үттеләр. Алексеевкалылар аны үз яклаучылары дип саныйлар һәм элек-электән бу көнне авыл бәйрәме - "Микола"ны үткәрәләр.

Изге Николайны халыкта Николай Угодник дип атыйлар. Аңа христианнар гына түгел, ә мәҗүсиләр дә табынганнар. Никола көнендә икмәкне бәяләрен төшереп сата торган булганнар. Һәр тарафта ярминкәләр шау-гөр килгән, икмәккә һәм онга бердәм бәяләр билгеләнгән: "Никола сәүдәсе барысына да указ", "Икмәккә бәяләрне Никола сәүдәсе куя" дигәннәр. Беркем дә алданырмын дип курыкмаган, чөнки мошенниклар артыннан Николай Чудотворец күзәтеп тора дип саналган.
Бу көнне Алексеевка авылы мәдәният йортында укытучылар һәм укучылар көче белән ярминкә оештырылды. Балалар үз товарларын күз ачып йомганчы сатып бетерделәр, ә биредә ниләр генә юк иде: өйдә пешерелгән тәм-томнар, милли ризык-лар, үз бакчаларында үстерелгән яшелчә, кул эшләнмәләре, үрелгән кәрҗиннәр һәм башкалар. Мәктәп директоры Василий Даниловның сүзләренә караганда, ярминкә өчен эшләнмәләрне мәктәпнең барлык 45 укучысы да алып килгән.
Халык иҗаты күргәзмәсенә эшләнмәләрне бөтен авыл белән туплаганнар. Почта элемтәсе бүлеге начальнигы Валентина Корытина 85 яшьлек әнисе Мария Григорьеваның кул эшләрен алып килгән.
- Бу чигелгән рәсемнәргә инде 50 еллап бар. Элек Алексеевкада һәр кичне утырмаларга җыелганнар, хатын-кызларның барысы да чигү чиккән, бәйләм бәйләгән, кызганычка каршы, аларның күбесе сакланып калмаган, - дип сөйли Валентина Корытина. Ул чигешләр өчен рамнарны балта остасы Юрий Михайлов эшләгән.
Алексеевка авылыннан Борис Лаптев балтырган сабагыннан оста итеп чиркәү макеты ясаган. Авыл кешеләре пенсионерка Кристина Капитонованың чиккән сөлгеләрен, җәймәләрен дә игътибардан читтә калдырмадылар.
- "Миколасыз" кыш башланмый, аннан башка җәй дә килми, - ди Удмурт Ташлысы авыл җирлеге башлыгы Татьяна Чернова авыл бәйрәме турында. Әлеге бәйрәмгә багышлап ул мәктәп укучылары арасында конкурс оештырган. "Туган авылым" рәсемнәр конкурсында беренче урынга 2нче сыйныф укучысы Сергей Егоров лаек булды. Икенче һәм өченче урыннарда - 4нче сыйныф укучылары Илья Кузьмин һәм Арина Потапова. Чишмәләрне төзекләндерүгә багышланган рәсемнәр конкурсында 9нчы сыйныф укучысы Олег Мурзаковка тиңнәр булмады.
Бәйрәм ахырында авыл халкы алдында М.Җәлил исемендәге мәдәният йортының ветераннар үрнәк хоры чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев