Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җәмәгатьчелек контроле иң яхшысы

Һ.Такташ урамындагы 15нче йортта яшәүчеләр йорт комитетын төзеделәр һәм идарәче компания йортны ремонтларга дип җыйган акчаның ничек тотылуын тикшерүне җайга салдылар.

15нче йортның төзелүенә 55 ел. Шул вакыт эчендә аңа бер генә тапкыр да капиталь ремонт ясалмаган. Йорт комитеты рәисе Люция Иванова, идарәче компаниядән 2011 елда йортны карап тору һәм гомуми милекне ремонтлау буенча эшләр турында отчёт алгач, алардан җыелган акчаларның нәтиҗәле файдаланылмавына тагын бер кат инануларын әйтте.
- Юшкын утырган иске торбалар еш тыгыла. Капремонт үткәрелгән булса, безнең акчаларга йорт өчен бик күп файдалы эшләр башкарып булыр иде, - ди Л.Иванова. Торак милекчеләренә бирелгән мәгълүматтан күренгәнчә, мәсәлән, "йорт эчендәге сантехника һәм үзәк җылыту системасы челтәрләренә агымдагы ремонт" эшләренә 129,4 мең сум акча тотылган, шул ук вакытта бу максатка 70 мең сум чамасы гына акча күчерелгән. Башкарылган эшләр реестрында иң күп тапкыр очраучы эш - эчке канализация челтәрен чистарту. Беренче катта яшәүчеләрнең канализацияләре бик еш тыгыла һәм алар сантехник чакырталар. Йортта яшәүчеләр әйтүенчә, бу канализация коеларының авария хәлендә булуы сәбәпле килеп чыга, ә алар инде водоканал хезмәтенә карый. Хезмәт күрсәтүче бер оешманың эшләп җиткермәве нәтиҗәсендә, икенче оешмага акча эшләргә өстәмә мөмкинлек туа.
Торак бинага агымдагы ремонт ясау буенча хәл түбәндәгечә. Ел дәвамында бу хезмәт өчен 43,3 мең сум акча күчерелгән, ә эшләр 39,9 мең сумлык башкарылган. Гамәлгә ашырылган эшләр исемлегендә иң кыйммәтлесе, туры мәгънәсендә, үткән елны яуган кар булган. Хезмәт күрсәтүче оешма барлык сумманың 20,8 мең сумын йортны боз һәм боз сөңгеләреннән чистартуга тоткан. Подвалга тимер ишек куйдыру йортта яшәүчеләргә 9,4 мең сумга, торбадан киртә ясау һәм буяу - 5,2 мең сумга төшкән.
Йортта яшәүче Г.Беляев үзләренә бер үк хезмәт өчен ике тапкыр түләргә туры килә дип исәпли. Мәсәлән, октябрь аенда сантехниклар әлеге йортта бертуктаусыз җылылык системасыннан һава чыгару белән шөгыльләнгәннәр. Г.Беляев әйтүенчә, торбаларны җылытучы су һава белән катнашып килә. Ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар коммуналь хезмәтләр килүче челтәрләргә хезмәт күрсәтүдән читләштеләр. Йортта яшәүчеләр, йорт эчендәге челтәрләр ут, су, җылылык бирүче оешмалар карамагында булырга тиеш дип, үз таләпләрен куялар. Аңлатма бирүләрен сорап, алар тарифлар буенча республика комитетына мөрәҗәгать иткәннәр, анда аларга бу сораулар җирле хакимият тарафыннан хәл ителә дип җавап биргәннәр. Бу сорау белән Г.Беляев район башкарма комитетына мөрәҗәгать иткән.
Күптән түгел йорт комитеты идарәче компаниягә йортка тикшерү үткәрүне сорап гариза язган, аңа йортның иң начар урыннарының фоторәсемнәрен дә беркеткәннәр. Хәзер ул йортта яшәүчеләр комиссия килүен көтәләр һәм тикшерү үткәргәннән соң үз торакларын капиталь ремонт программасына кертүләренә өметләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев