Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Медальләр – батырлык истәлеге

М.Җәлил исемендәге мәдәният йортында Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларга медальләр тапшыру тантанасы булып үтте.

Гасыр һәлакәтен бетерү буенча алып барылган эшләрдә миллион ярымга якын совет гражданнары катнашты. Чернобыльдә ай саен 25әр мең кеше эшләде. Анда Россиядән генә дә 560 мең кеше җәлеп ителде. Алар арасында баулылылар да бар. Район җитәкчелеге алар белән ел саен очрашулар оештыра, анда социаль ярдәм, компенсация түләүләре мәсьәләләре күтәрелә.
Бу юлы да мәдәният йортының кече залында үткән очрашуда районның төрле хезмәтләре җитәкчеләренә байтак сораулар бирелде. Алар чернобыльчеләрнең үзләренә генә түгел, ә тулаем ил тормышына кагылышлы иде. Мәсәлән, кышын юлларга тозлы су сибү мәсьәләсе күтәрелде, ә бит анда күкерт водороды катнашмасы бар. Күпчелек чернобыльчеләрне торак мәсьәләсе кызыксындыра, чөнки алар арасында уңайсыз шартларда яшәүчеләр бар. Җир участоклары бүлеп бирү, пенсияләрне күтәрү турында сораулар да яңгырады.
Муниципаль район башлыгы урынбасары М.Хәсиятуллин үз чыгышында Баулыда ЧАЭСтагы авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан 35 кеше яшәвен, туклануга айлык компенсациянең бер кешегә уртача 1749,44 сум, сәламәтләндерүгә еллык компенсациянең 2171,21 сум тәшкил итүен билгеләп үтте. Шулай ук аларга торак-коммуналь хезмәтләргә түләүнең 50 проценты күләмендә субсидияләр бирелә.
Әлеге чарада төшерелгән төсле фотосурәтләр белән slavatrudu30.narod.ru сайтында танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев