Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кышкы су проблемалары

Кыш буена явым-төшемнәрнең бик аз булуы һәм кайбер урыннарда кар катламының бик юкалыгы нәтиҗәсендә, быел авылларда шактый кешенең өйләренә кертелгән суүткәргечләре туңды. Кайберәүләрнең базларында бәрәңгеләре дә өшегән.

Шалтыда яшәүчеләрнең күпчелеге болай да суны урамдагы колонкадан ташый иде, быел исә аны үз өйләренә үткәргән кешеләр дә урамнан ала икән. Ә менә авылның Бакча урамында су өйләрдә генә түгел, ә урам буйлап үткәрелгән суүткәргечтә үк туңган. Тынычлык урамының Бакча урамы чигендә яшәүче Әнәс Мифтиев безгә хәлне болай дип аңлатты:
- Суүткәргеч безнең йорт турысыннан ук туңган булуы ихтимал. Кар бик сай бит. Аны җәй җитмичә төзәтеп булырлык түгел, дип уйлыйм. Кыш буена туңмаган су март җиткәч туңар дип уйламадык шул. Урам башындагы колонканы төнгә бераз ачып калдырган булсак та бу хәл булмас иде. Хәрәкәт иткән су туңмас иде. Хәзер инде үкенүдән файда юк. Сабырлыкны җыеп, көннәр җылытканны көтәргә кирәк.
Урамны бөтенләй сусыз калган дисәң дә бик үк дөреслеккә туры килеп бетми, анда урнашкан 6 йорт хуҗалыгында яшәүчеләр суны янәшәдәге коедан алалар икән. Суының сыйфаты яхшы, диделәр. Биредә төп проблема - анда яшәүчеләрнең күбесенең өлкән яшьтә булулары.
- Кое ерак та түгел ул үзе, ләкин аннан суны күтәртеп алулары бик кыен. Урамыбызда өйдән чыгып йөри алмаучы кеше дә бар, аңа суны күршеләр кертә, - ди сигезенче дистәне ваклаучы Сиринә Фәхриева.
- Әлеге суүткәргечнең озынлыгы 300 метр, ул 1992 елда төзелгән. Ул вакытта подрядчы оешма аны төзелеш нормаларына туры килерлек итеп төземәгән, чокырны тирән итеп казымаган. Урыны белән тирәнлеге 1 метр чамасы гына. Колонка коеларыннан торбаларны җылыту гына бернәрсә дә бирмәде, ә җир астындагы торбаны җылыту мөмкинлеге юк. Урамда бик тәмле сулы кое бар, теләгән очракта күрше урамдагы колонкадан да алырга була суны, анда да ара ераклыгы 300 метрдан чак кына күбрәк. Хәл су юк дип, чаң кагарлык түгел, - дип аңлатма бирде безгә авыл җирлеге башлыгы Зайрулла Фәтхуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев