Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ә күңелдә ялкын сүрелми

Сугыш һәм хезмәт ветераннарының рус үрнәк халык хорында катнашучылар, кул кушырып утырырга әле иртә, ә чәчләргә көмеш кырау төшү бер дә куркыныч түгел, диләр. Үзләренең 25 еллык юбилейларын алар яшьләрчә елмаеп, җыр белән каршы алдылар.

Юбилей чарасын ветераннар үзләре ачты. Алар затлы костюмнардан, күтәренке күңел белән сугышчан яшьлек һәм икмәк турында җырлар башкардылар.
Хорны беренче булып муниципаль район башлыгы Альберт Хәбибуллин тәбрикләде.
- Әлеге коллектив күңел көрлеген һәм оптимистлыкны югалтмаучы иҗади шәхесләрне берләштерә. Бу безнең яшьләребезгә әхлакый тәрбия бирүдә зур тырышлык куючы команда. Хорның һәр чыгышы кабатланмас тәэсир калдыра. Әлеге бердәм һәм иҗат дәрте белән яшәүче коллективка озак еллар дәвамында ярдәм күрсәткән нефтьчеләребезгә аеруча олы рәхмәтемне белдерәм.
Альберт Галим-җанович хорның алыштыргысыз җитәкчесе Любовь Лазареваны Рәхмәт хаты һәм районның 80 еллыгы хөрмәтенә чыгарылган юбилей медале белән бүләкләде. Шундый ук медальне кон-цертмейстер Юрий Карпушкинга да тапшырды.
Бу көнне тагын бик күп котлаулар, теләкләр һәм матур җырлар яңгырады. Чын йөрәктән бүләкләр, чәчәкләр, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Юбилярларны котларга шәһәребезнең һәм районыбызның күп кенә учреждениеләре һәм предприятиеләре җитәкчеләре килде, алар арасында мәдәният бүлеге начальнигы Рәмзия Моратова, халык театры режиссеры Миргалиян Фәхриев, балалар сәнгать мәктәбе укытучылары, "Калинушка" рус җыры ансамбле, "Чишмә" халык җыр ансамбле, район ветераннар советы рәисе Марат Гобәйдуллин һәм башка бик күпләр бар иде.
Әлмәт һәм Октябрьский шәһәрләреннән килгән халык хорлары коллективлары да коллегаларына иң җылы котлау сүзләрен белдерделәр. Бәйрәмдә катнашучылар Любовь Лазареваның үз "кызларына һәм малайларына" ихлас мәхәббәтен белдерүен, шулай ук хор старостасы Петр Зотагинның чыгышын кызыксынып тыңладылар. Алар коллективның чишмә башында торучыларга, аңа бүгенге көндә дә ярдәм итүчеләргә рәхмәт хисләрен җиткерделәр. Кайберәүләр, сәламәт-лекләре какшау сәбәпле, хорда җырламыйлар инде, ләкин күңелләре белән алар һаман коллективта.
Юбилей чарасында катнашучылар әлеге көнгә кадәр яши алмаган хорчыларның якты истәлеген (чирек гасырда коллективтан 25 кеше киткән) бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Николай Владимиров, Галина Беляева, Николай Козлов, Вера Петрованы оныту мөмкинме соң...
Коллективның һәрбер чыгышына тамашачылар көчле алкышлар белән җавап бирделәр.
R.S. Әлеге чарадан соң берничә көн үтүгә, Любовь Григорьевна, бәйрәмнән илһамланып, хорга тагын берничә кешенең язылуы турында сөйләде (бүгенге көндә ул 37 ветераннан тора).
Әлеге чарада тө-
шерелгән фотосурәт-ләр белән безнең slavatrudu30.narod.ru сайтында танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев