Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каршы элемтә

Укучыларыбыз газетага үзләрен борчыган төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Аларның кайберләрен тәкъдим итәбез, тулырак итеп газетада укыгыз.

Шәһәр яны автобуслары зыянга эшли

Кайчанга кадәр Исергәп, Бакалы, Кит-Озеро, Покровский Урыстамак, Николашкино, Новозареченск һәм Шалты авылларында яшәүчеләр җәмәгать транспортыннан башка яшиячәк? Сентябрьнең беренче көннәреннән бүгенге көнгә кадәр халыкны Баулы-Шалты автобус маршрутыннан мәхрүм иттеләр. Автобуслар белән тоткарлык август аенда ук башланды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Новозареченск авылына балалар бакчасы ачарга килгәч, бу мәсьәлә сентябрь аенда хәл ителәчәк дип, миңа шәхсән үзе вәгъдә биргән иде.

Вера Митряшкина, Новозареченск бистәсе

Редакция аңлатма бирүне сорап, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонинага мөрәҗәгать итте: "2012 елның ноябреннән, рейсларының зыянга эшләве сәбәпле, "Вахтовик" ЧҖҖ пассажирлар йөртү буенча үз эшчәнлеген туктатты һәм килешүне срогыннан алда өзде, нәтиҗәдә, әлеге предприятие тарафыннан хезмәт күрсәтелүче маршрутлар дүрт юнәлеш буенча туктатылды.

Шул ук сәбәп буенча, 2013 елның октябреннән шәхси эшмәкәр Р.Флигентов та шәһәр яны маршрутларында пассажирлар йөртү буенча дүрт юнәлештә үз эшчәнлеген туктатты.

2013 елда Баулы муниципаль районы башкарма комитеты тарафыннан 2013 елның 20 маенда һәм 15 августында шәһәр яны маршрутларында пассажирлар йөртүне тормышка ашыру буенча килешүләр төзү хокукына ачык конкурс ике тапкыр оештырылды. Пассажирлар йөртүнең түбән рентабельле булуы нәтиҗәсендә, оешмалардан конкурста катнашу өчен гаризалар кермәде, шул сәбәпле, ике конкурс та үткәрелмәде дип игълан ителде.

Шәһәр яны маршрутларына хезмәт күрсәтү буенча конкурс кабаттан 2013 елның 5 ноябренә билгеләнде".

Бурычлылар өчен сабак булсын

Газетада "Водоканал"ның бурычларын түләмәгән өчен, электр энергиясен өзүләре турында укыдым. Шуның нәтиҗәсендә барлык кешеләргә, предприятиеләргә салкын һәм кайнар сусыз, хәтта җылытусыз калу куркынычы яный. Минем администрациягә бер киңәшем бар: бер тапкыр кисәтүдән соң нәтиҗә булмаса, икенчесендә бурычлылар яши торган фатирлардагы стоякта суны өзәргә кирәк. Ишекләренә кызыл буяу белән зур тамга ясарга - күршеләре кем аркасында зыян күрүләрен белеп торсыннар. Ә бу вакытта бурычлының кранын борып алып, фатирга илтүче торбага томалагыч куярга кирәк. Әгәр дә ул үзенең барлык бурычларын түли икән, томалагычларны алу өчен аңардан тагын 5-7 мең сум акча таләп итәргә кирәк. Андыйлар, мөгаен, салкын һәм кайнар судан мәхрүм калмас өчен, акча табарга мәҗбүр булырлар иде. Андый ваемсызлар аркасында күршеләр зыян күрергә тиеш түгел.

Таисия Махлёпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев