Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ишегалды матур һәм куркынычсыз булырга тиеш

27 июльдә газетабызда шундый баш астында Баулы шәһәренең С.Сәйдәшев урамындагы 19А йорт ишегалдындагы ябылмаган кое фотосурәте басылган иде.

Әлеге язма буенча редакциягә Баулы шәһәр прокуроры вазифаларын башкаручы А.Зиннуровтан хат килде: Генераль прокурорның 2009 елның 23октябрендә кабул ителгән "Прокуратура органнарының массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара бәйләнеше турында"гы 341нче боерыгы нигезендә, Баулы районы территориясендә массакүләм мәгълүмат чаралары язмаларына шәһәр прокуратурасы тарафыннан көн саен мониторинг алып барыла.

2012 елның 27 июлендә "Хезмәткә дан" газетасында С.Сәйдәшев урамындагы 19А йорт ишегалдында капкачсыз су коесы турында мәкалә басылып чыкты. Мондый хәлгә юл кую закончалыкка каршы килә һәм РФ Хезмәт министрлыгының 2002 елның 16 августында кабул ителгән карарының 4.31 пунктын бозу булып тора. Анда коелар капкач, алынышлы плиталар, сырлы калай белән капланган яисә койма яки рәшәткә белән әйләндереп алынган булырга тиеш дип күрсәтелгән.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, "Баулыводоканал" ЧҖҖ директоры З.Гыйниятовка җитешсезлекләрне бетерү таләбе белән күрсәтмә бирелде, ул 2012 елның 2 августында каралды, җитешсезлек бетерелде. Законны бозуга юл куйган өчен, "Баулыводоканал" ЧҖҖ директоры баш инженеры Р.Гыйниятуллинга шелтә белдерелде".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев