Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ИРӘМӘЛГӘ КЫШКЫ СӘЯХӘТ

Баулылылар снегоходларда "Баулы-Белорецк-Ирәмәл тавы" сәяхәтен Сочидагы олимпиадага һәм Казан универсиадасына багышладылар.

Кышкы экстримны яратучылар Баулыдан "Баулы - Ирәмәл" маршруты буенча снегоходларда уникаль узыш оештырдылар. 6 көн эчендә "Алойл" ябык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Риф Вафин, предприятиенең баш геологы Андрей Егоров, шулай ук "алойлчылар" Евгений Сираев һәм Раил Заһидуллин 860 километр озынлыктагы маршрутны узганнар.

Ә 1852 метр биеклектәге Ирәмәл тавына менү сәяхәтнең иң кызыклы өлешенә әверелгән. Алар 25 февраль көнне иртән үк юлга чыкканнар, чөнки беренче көнне кимендә 250 километр чамасы юл үтәргә кирәк булган.

Узышта катнашучы-ларның берсе - Андрей Егоров снегоходларда йөрергә яратучылар форумында калдырган язмаларда бөтен маршрут тасвирлана: "Без Уфада. 270 километр юл уздык, бу планлаштырылганнан күбрәк. Һава торышы безнең файдага, ике сәгать эчендә электр тапшыру линияләренә кадәр килеп җиттек. Алга таба тагын да кызыклырак була барды, чокырлар һәм урманнар очрый башлады. Ягулык салу ноктасында пилмән белән тамак ялгап алгач, көч керде (озата баручы егетләргә - Башкортстаннан танышларыбыз Рамилгә һәм Николайга рәхмәт). Кайнар мунчадан соң, Хәнәфи безнең хөрмәткә бай табын әзерләде (аңа аерым рәхмәт). Тамак туйды, йокларга да була".

26 февральдә маршрут этапларының берсендә Татарстан кунакларын Уфа дәүләт нефть университетының тау-нефть факультеты студентлары һәм кафедра мөдире Рөстәм Исмаков сәламләгән.

Һәм тагын юл язмалары: "Сәяхәтнең икенче көне узды. Ял базасында утырабыз. 8 сәгать эчендә 126 километр юл үттек, Сим елгасы һәм Күмерле авылы тирәсендә аны чолгап алган урман аша чыгу урынын озак эзләдек. Тәэсирләр көчле, Башкортстан табигате гаҗәеп матур. Юлда куяннар да, кабаннар да, хәтта пошилар да очрады. Бүген Урал сыртлары аша озатучы танышларыбыз Слава һәм Сергей "кулларына" күчәбез, алар безне соклангыч урыннар белән таныштырырга вәгъдә иттеләр..."

Материалны тулысынча газетаның 20 март санында укыгыз.

Сәяхәтнең фотосурәтләрен сез монда карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев