Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Илебезнең киләчәге сайлаучылар кулында

2012 елның 4 мартында Россия Федерациясе президентын сайлау булачак. Без ил президентын, элеккеге кебек, дүрт елга түгел, ә алты елга сайлаячакбыз. 4 мартта сайлау участокларына килеп, бөтен Россия белән бергә баулылылар да үзләренең гражданлык бурычларын үтәячәкләр.

Россия президенты вазифасына күрсәтелгән кандидатлар: Владимир Владимирович Путин - "Бердәм Россия" сәяси партиясе тарафыннан күрсәтелгән; Сергей Михайлович Миронов - "Гадел Россия" сәяси партиясе тарафыннан күрсәтелгән; Владимир Вольфович Жириновский - Россиянең либераль-демократик партиясе тарафыннан күрсәтелгән; Геннадий Андреевич Зюганов - Россия Федерациясенең коммунистлар партиясе тарафыннан күрсәтелгән; Прохоров Михаил Дмитриевич - үзен үзе кандидат итеп күрсәтүче.
Баулы район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рима Солтанова мәгълүматлары буенча, районда сайлау компаниясе тулысынча закончалык нигезендә бара. 38 сайлау участогы төзелгән, шуларның 16сы - шәһәрдә, 22се - авыл җирендә. Участок сайлау комиссияләре оештырылган. Хәзерге вакытта сайлаучыларның исемлекләрен тикшерү һәм төзәтмәләр кертү эшләре алып барыла, учёттан төшерү талоннары бирелә. Исегезгә төшерәбез, әгәр дә кемдер сайлаулар көнендә Баулыдан читкә китә икән, аңа үзенең сайлау участогында алдан ук учёттан төшерү талоннары алырга туры киләчәк. Булачак сайлаулар иң югары дәрәҗәдә үткәрелгәнгә (без дәүләт башлыгын сайлыйбыз), Россия Федерациясенең һәрбер гражданины, кайда гына булуына да карамастан, сайлау хокукына ия. Учёттан төшерү талонын алган очракта, ул 4 март көнне илнең теләсә кайсы сайлау участогында тавыш бирә ала.
Территориаль сайлау комиссиясе хәбәр итүенчә, Баулыда сайлаучыларның саны түбәндәгечә: шәһәрдә - 17301 кеше, авылларда - 11051.
Гражданнарга үз участокларында паспорт нигезендә бирелүче сайлау бюллетене Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә әзерләнгән. Бюллетеньдә кандидатларны урнаштыру тәртибе Россиянең Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан расланган. Текстта 5 кандидат күрсәтелгән, аларның фамилияләре, исемнәре, әтиләренең исеме алфавит тәртибендә урнаштырылган.
Сайлауларны үткәрүгә күзәтчелек итү өчен, барлык сайлау участокларында да беренче тапкыр веб-камералар урнаштырылган. Сайлау комиссияләре әгъзалары аларны файдалану буенча инструктаж үткәннәр.
Интернетта Татарстан Рес-публикасының Үзәк сайлау комиссиясенең рәсми сайтында "Найди свой избирательный участок" бүлегендә үз сайлау участогыңны табып була. Әлеге бүлеккә кереп, һәркем 4 мартта үзе тавыш бирәчәк адресны белә ала. Яшәү урыны буенча теркәлү адресын табып һәм күрсәтеп, сез санаулы секундлар эчендә участок сайлау комиссиясенең номерын, урнашу урынын һәм телефонын белә аласыз.
Үз участокларына килә алмаучы физик мөмкинлекләре чикле кешеләр сайлау комиссиясен бу хакта алдан ук кисәтеп куярга тиешләр. Бу очракта тавыш бирү өйдә оештырылачак. Участокларның адреслары һәм телефоннары газетабызның 2012 елның 13 гыйнвар санында басылды.
Шулай итеп, 18 яшькә җиткән һәм өлкәнрәк гражданнар сайлау участокларына килергә һәм ил президентлыгына лаеклы, Россияне алга алып барырга сәләтле кешегә тавыш бирергә тиеш.

Сайлаулар барышын карарга теләүчеләргә webvybory2012.ru сайтында алдан ук теркәлергә кирәк, соңгы теркәү көне - 3 март. Сайтка кереп, үзегезне кызыксындырган сайлау участокларын күрсәтергә кирәк. Теркәлгәннән соң, экранда Россия картасы чыгачак, анда сайлау участоклары зәңгәр флагчыклар белән билгеләнәчәк. Үзегезне кызыксындырган участокны табуы бик гади, моның өчен участок номерын һәм адресны гына кертергә кирәк. Шулай итеп, Россия гражданнарына илебезнең теләсә кайсы участогына күз салу мөмкинлеге тудырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев