Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ике яшьлек баулылы Раянаның өч энесе туган

Баулыда яшәүче Римма һәм Равил Шәфигуллиннар 2 яшьлек кызлары Раянага энекәш алып кайтырга карар кылганнар, Ходай аларга берне генә түгел, берьюлы өч малай бүләк иткән. Балаларны яклау көне алдыннан без әлеге гаилә турында сөйләргә булдык.

- Игезәк бала туу ихтималы булуын мин белә идем. Нәселебездә игезәкләр бар, минем әбием дә игезәк сыңары иде. Үзем дә балаларым белән авырлы йөргән чакта игезәкләр табармын кебек тоелган иде, - дип сөйләде безгә Римманың әнисе Зөлфия Зөфәровна. - Ләкин берьюлы өч игезәк булыр дигән уй башка да килгәне булмады. Өч бала туасын табиблар Риммага йөклелегенең 12нче атнасында беренче тапкыр УЗИдан карагач әйттеләр. Безнең өчен бу көтелмәгән хәл булды. Хәтта бераз куркып, каушап калдык башта.
Хәзер инде балалар туган, аларга Рияз, Рифат, Рамазан дип исемнәр дә кушканнар. 2500, 2350, 2300 грамм авырлыктагы өч баһадирны карынында күтәреп йөрү һәм аларны дөньяга тудыру Риммага җиңел булмаган. Аңа катлаулы операция кичерергә туры килгән. Ул әле бүген дә республика клиник хастаханәсендә дәвалана, ә сау-сәламәт туган малайларны, әниләре тернәкләнгәнче, Казаннан Бөгелмәдәге балалар хастаханәсенә күчергәннәр.
Гаилә башлыгы Равил вахта ысулы белән Себердә эшли. Уллары туу белән аңа эшкә китәргә туры килгән. Яшь әтигә хәзер зур гаиләсен тәэмин итү өчен күп эшләргә туры киләчәк. Әнисе һәм энекәшләре кайтуын түземсезлек белән көтүче Раянаны әлегә әбисе карап тора, кызыкай чирләп киткәч, аңа хәтта больничныйга чыгарга туры килгән.
- Зөлфия Зөфәровнага мәшәкатьләр өелеп килде: кызы турында да кайгыртырга кирәк, оныгы Раянаны тәрбияләргә, Бөгелмәгә малайлар янына барып йөрергә. Кызы савыгып өйгә кайткач та җиңел булмаячак, аларга ярдәм кирәк. Бала карашуда да, кирәк-яраклар юнәтүдә дә, - диделәр безгә аның хезмәттәшләре.
- Балалар туганчы 60 биләү тегеп әзерләп куйган идем. Раянаны да биләүгә төреп үстердек, памперста йөртмәдек. Малайларны да шулай үстерербез дип планлаштырган идек. Ә менә Бөгелмәдәге больницада памперслар сорыйлар. Ул гына түгел бит әле, чыгымнар алардан башка да бик күп, балалар ризыгы да бик кыйммәт. Бер балага да күп кирәк, ә безнең очракта бөтен нәрсәне өчкә тапкырларга, - ди Зөлфия ханым.
Өч игезәк бала тууы Баулы өчен генә түгел, гомумән сирәк күренеш. Баулыда андый вакыйга булганы бармы дип сорагач, район үзәк хастаханәсенең гинекология һәм бала тудыру бүлеге мөдире Татьяна Павлова болай дип җавап бирде:
- Бездә ел саен 3-4 пар игезәк туа, эшләгән дәвердә берьюлы өч бала туганы юк. Ә мин эшли башлаган көннән бирле инде 30 елдан артык вакыт үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев