Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ике куянны берьюлы ничек атарга?

Суны һәм электр энергиясен ничек экономияләргә икәнлеген без, гомумән алганда, беләбез, ә менә җылылык турында бернәрсә дә әйтә алмыйбыз.

Счётчиклар һәм җылыту чаралары - ярты эш кенә
Мәгълүм булганча, кышкы көннәрдә кайнар су белән бергә җылылык өчен түләү торакка түләү бәясенең 70 процентын тәшкил итә. Безнең шәһәр, энергия нәтиҗәлелеге турында закон кабул ителгәннән соң, күп фатирлы йортларны республикада беренчеләрдән булып гомумйорт җылылык исәпләү приборлары белән тулысынча җиһазландырды. Бердәм исәпләү үзәге әлеге чараның халыкка җылылык өчен, ел буена норматив буенча исәп-хисап ясауга караганда, азрак түләргә мөмкинлек бирүен ачыктан-ачык дәлилләүче саннарны бер генә тапкыр китермәде. Шуңа да карамастан, счётчиклар
урнаштыру, барыннан да бигрәк, ресурслар исәбен алып бару өчен, җылылык белән тәэмин итүчеләргә кирәк. Түләүне чынбарлыкта киметү өчен, күп фатирлы йортларда счётчиклар урнаштырудан тыш, энергияне саклаучы кайбер чаралар үткәрү зарур. Йортларда яшәүчеләрнең, капиталь ремонт үткәрелгәннән соң җылылык өчен түләүнең хәтта артуы моны ачык раслый. Ике катлы һәм котельныйларга якын арада урнашкан йортларда проблемалар аеруча күп. Бер йортта кемгәдер салкын, икенчеләренә кызу булган очраклар да күзәтелә.
Быел капиталь ремонт программасы буенча, Энгельс урамындагы 50нче йортның фасады җылытыла. Бу эшләр арзанлы түгел, мәсәлән, әлеге йортта алар гомуми капиталь ремонт бәясенең яртысыннан күбрәген тәшкил итә. Без белгечләрдән, бу чара җылылык өчен бәяләрне киметергә ярдәм итәчәкме, дип кызыксындык. Аларның әйтүләренә караганда, фасадны җылыту - эшнең яртысы гына. Котельный җылыны үзеннән иң еракта урнашкан йортка исәпләп бирә. Әгәр дә бу йорт яхшы "пальтога" киенгән, анда яшәүчеләргә кызу булса, алар, артык җылыны чыгару өчен, форточкаларны ача башлаячаклар. Проблеманы хәл итү өчен, иң яхшысы, кешеләрнең күпчелегенә уңайлылык тудырып, һәрбер стоякка көйләгеч клапаннар урнаштырырга кирәк. Алар җылылыкны кулдан көйләү өчен куела. Бу җайланмалар өчен йортларда яшәүчеләрнең үзләренә түләргә туры киләчәк. Зур йортларда яшәүчеләргә ул, ике катлы йортлар белән чагыштырганда, әллә ни кыйммәткә төшмәячәк. Кешеләр гомуми җыелышта тиешле карар кабул итеп, гариза белән идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә тиешләр. "Уютный дом" идарәче компаниясендә фаразлар ясарга ашыкмыйлар, алдагы кыш киләчәккә планнарны күрсәтер, диләр.
Барысына да ярап булмый
Җылылык белән тәэмин итүче оешма да әлеге проблеманы хәл итүдә катнашырга омтылып карады. Бу очракта коеда шайбалау үткәрү күздә тотыла, аның нәтиҗәсендә бөтен йортка җылылык бирү киметелә. Мондый чара үткәрелгән йортларда, риза булган кешеләрдән тыш, фатир салкын дип зарланучылар да табыла, чөнки фатирлар барысы да бертөрле түгел. Энергия ресурслары исәбе гомумйорт приборларына хезмәт күрсәтүче "КПК-сервис" ЧҖҖ мәгълүматлары буенча, шәһәрдәге күп фатирлы 19 йортта автономияле режимда эшләүче һава регуляторлары куелган. Җылылык регуляторы әлегә Ленин урамындагы бер катлы 28нче йортта гына урнаштырылган. Коммунальчылар әйтүенчә, аның нәтиҗәлелеге алай ук югары түгел. Бер йортка бер регулятор урнаштырылган, ә анда приборларны һәрбер стоякка куярга кирәк. Чөнки беренче катта яшәүчеләргә салкын, ә икенче катта җылы булуы ихтимал. Барысының да шартлары төрле, ә җылылык өчен түләү бөтен йорттагы фатирларның квадрат метрына бәйле рәвештә бүленә. Шуңа күрә, кайбер кешеләрне, акчаны күбрәк түләп, туңып яшәү рәнҗетә. Монда җылылык энергиясен фатирлар буенча исәпләү ярдәм итәр иде, ләкин ул бөтен ил масштаблары буенча җайга салынмаган.
Тулы нәтиҗәгә ирешү өчен әле ике катлы йортларны җылытасы бар. Энгельс урамындагы 66нчы һәм Куйбышев урамындагы 14нче йортлар җылытылды. Әгәр дә йортны җылыту өчен җылылык аз таләп ителә икән, җылы йөрткечнең температурасы өйдән чыккан урында күпкә үзгәрми, шуңа күрә түләү дә түбәнрәк булырга тиеш. Әлеге йортларда яшәүчеләргә түләү үзгәрмәячәк, аның каравы фатирлар җылына төшкән.
Автономияле җылытуга күчүне барысы да күтәрә алмаячак
"Уютный дом" идарәче компаниясе мәгълүматлары буенча, җылылык мәсьәләсендә күп фатирлы йортларда уңайлы шартлар тудыру буенча, асылда, ике катлы йортларда яшәүчеләр мөрәҗәгать иткән. Мәсәлән, Горюнов урамындагы 8нче йортта, нигездә, каршылыклар күп. Берәүләр артык җылы булуга зарлана, икенчеләре ничек җылынырга белмиләр. Шуңа да карамастан, бу йортта җылылык өчен түләү югары. Биредә яшәүчеләр әлеге хәлдән чыгу юлын шәхси җылылык системасына күчүдә күрәләр. Ләкин, моны тормышка ашыру җиңел булмаячак. Күптән түгел җылылык белән тәэмин итү турында чыккан закон үзәктән җылытыла торган күп фатирлы йортларда шәхси җылытуга күчүне тыя. Йортта яшәүчеләрнең йөз процент ризалыгы таләп ителә. Ә 8нче йортта буш торучы фатирлар бар. Ә барлык кешеләр дә кыйммәтле җиһазлар өчен түләргә сәләтлеме соң?
Куйбышев урамындагы 26нчы йортта яшәүчеләрнең сүзләре буенча, фатирларны автоном җылытуга күчерү җылылык белән проблеманы да, аңа түләү мәсьәләсен дә хәл иткән. Йортта яшәүче М.Галләмов элек үзенең фатирында 14 кенә градус җылы булуына карамастан ел буена шактый акча түләп баруы турында сөйләде. Хәзер, ике контурлы казан куйгач, аның почмак фатирында кышын температура шактый канәгатьләнерлек, ә газ өчен түләү элек түләп килгәннең яртысын гына тәшкил итә. Аның әйтүенә караганда, иң мөһиме, үз фатирыңда температураны үзеңә көйләргә мөмкин.
Белгечләр проект буенча үзәктән җылытылышлы йорт-ларда автоном җылытуга күчәргә киңәш итмиләр. Моның кайбер сәбәпләре бар. Мәсәлән, андый йортлардагы төтен юллары автоном җылыту системасына туры килми. Газның йорт ихтыяҗлары өчен җитмәве мөмкин.
Ә кемгә артык кызу икән, коммунальчылар бүлмәләрдәге батареялар секцияләренә ревизия ясарга киңәш итәләр. Аларның фикере буенча, нәтиҗәсе озак көттермәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев