Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хыяллар тормышка аша

Зиновьев урамында ветераннар өчен төзелгән 8нче санлы йортка Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Анастасия Морозова фатир ачкычы тапшырылу белән үк күченеп килгән.

Анастасия Нестеровна гомере буе Васькино-Туйралы авылында яшәгән. Аның ире Василий Морозов сугыштан беренче группа инвалид булып әйләнеп кайткан. Менә 28 ел инде ул бер ялгызы яши, соңгы вакытта аны чиратлашып кызлары карый.
Морозовлар алты бала үстергән йорт яшәү өчен яраксызга әйләнгән. Анда бернинди уңайлыклар да юк, кышын бик салкын. Анастасия Морозова-ның өлкән кызы Раиса Васильевна, без беркайчан да җитәкчеләр бусагасын таптап йөрмәдек, ә менә ветераннар өчен программа турында ишеткәч, район башкарма комитетына мөрәҗәгать иттек, дип сөйли. Анастасия Нестеровнаны торакка мохтаҗ ветераннар исемлегенә керткәннәр, хәзер ул барлык уңайлыклары булган фатирда яши.
Без Анастасия Морозованың фатирында булдык. Инде туксан яшьтә булуына да карамастан, ул әле яхшы ишетә һәм күрә. Үз гомерендә бер тапкыр да больничныйда булмаган. Фатирындагы бөтен эшләрне үзе башкара, савыт-саба юа, әле күптән түгел генә оекбашлар да бәйли торган булган. Яңа фатирыннан бик канәгать, күчеп килүенә сөенә ул, ләкин барыбер иске өен сагынып яши. Мондый бәхетнең төшкә дә кергәне булмады, дип сөйли үз гомерендә күпне күргән әби. Аның әтисен утызынчы елларда раскулачить итәләр. Анастасия Нестеровна озак еллар буе колхозда бушка - таякка эшли. Сугыш елларында башка хатын-кызлар белән бергә урман кисә, үлән белән туклана. Сугыштан соңгы авыр елларда да бирешми. Нәрсәнеңдер бушка, көч-тырышлык куймыйча гына кулга керүенә күнекмәгәнгә күрә, ул үзен дәүләт алдында бик бурычлы дип саный.
Морозовлар гаиләсе һәрчак дини булган. Шуңа күрә без исән-сау, балаларыбыз да сәламәт, аларның тормышы куанырлык, дип сөенә Анастасия Нестеровна.
- Без әниебез өчен бик шатбыз. Фатир әйбәт, янәшәдә генә чиркәү. Ял көннәрендә без әнием белән чиркәүгә барачакбыз, пост якынлашып килә, - дип сөйли Раиса Васильевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев