Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хәрби бурычын үтәде

Ватан саклаучы Баулы егетләренең намуслы хезмәт итүләрен хәрби частьлардан килгән яхшы хәбәрләр раслый.

Алмаз Ситдыйков хәрби хезмәткә узган елның 6 декабрендә чакырылган. Аны озатып калган әнисе, туганнары, дуслары аның кайтуын түземсезлек белән көттеләр. Шушы көннәрдә ул исән-сау кайтып җитте. Ә Алмазның үзеннән алда Пермь өлкәсендәге ул хезмәт итүче хәрби частьтән Баулы егетенең хәрби әзерлектә ирешкән уңышлары, фидакарь хезмәте, хәрби бурычын намуслы үтәве, үрнәк хәрби дисциплинасы өчен грамота белән бүләкләнүе турында хәбәр килгән иде.
Әнисе Гамилә Мирзаевна һәм туганнары уллары һәм энеләре Алмаз Мәгъдәнур улының чын ир-егет булып җитүенә сөенәләр, аның белән горурланалар.
Алмаз хәрби хезмәткә чакырылганчы нефть һәм газ чыгару операторлары курсларын тәмамларга өлгергән. Кайткач нефть тармагына эшкә урнашуны үз алдына максат итеп куйган. Кече яшьтән ятим калып, әнисе һәм апалары тәрбиясендә үскән егет хәзер инде үзе гаиләнең төп терәге булырга җыена.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев