Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хезмәт кешеләре данланды

Сабан туеның төп бизәкләренең берсе - хезмәт кешеләрен данлау. Традицион рәвештә, игенче һәм терлекчеләр белән бергә бу көнне Баулы районының төрле тармакларында эшләүче һөнәр осталары да бүләкләнде.

Язгы кыр эшләре вакытында районыбыз игенчеләре тарафыннан 48,7 мең гектар мәйданда чәчү эшләре башкарылган, шул исәптән 24 мең гектарда бөртекле сабан культуралары чәчелгән, 4,4 мең гектарда - уҗымнар, 14 мең гектар - азык культуралары. Бер гектар чәчүлек мәйданга 26 килограм гамәлдәге маддәдә ашламалар кертелгән. Бу - булачак уңышка яхшы нигез дигән сүз. Шуңа күрә сабан бәйрәмендә иң данланган кешеләр - авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре булды. 4 июнь көнне хуҗалыклар җитәкчеләре катнашында үткәрелгән басуларны тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланган язгы кыр эшләрен иң яхшы башкарып чыккан хуҗалыклар исемнәре дә нәкъ менә Сабан туенда игълан ителде. Иң яхшы хуҗалыклар дип "Кызылъяр" (җитәкчесе Фәрит Фәтхетдинов), "Николашкино" (Гөлнара Сәмикова), "Берлек" (Зөфәр Җәләев) җәмгыятьләре аталды.

"Колос" кооперативы бәйрәмдә терлекчелек тармагында уңышлы эшләве өчен бүләкләнде. 2012 елгы язгы чәчүнең абсолют батыры исеменә "Кызылъяр" җәмгыятендә 30 елдан артык механизатор булып эшләүче Илкам Бәдретдинов лаек булды. Муниципаль район башлыгы Альберт Хәбибуллин аңа Сабан туеның иң кыйммәтле бүләген - дүртенче модель "Жигули" автомобиле ачкычын тапшырды. Яшь механизаторлар арасында абсолют чәчү батыры исеменә һәм кыйммәтле бүләк - суыткычка "Колос" җәмгыятеннән Сергей Корбанов лаек булды. Сабан туе флагын күтәрү хокукы да нәкъ менә аларга бирелде.

Бәйрәмдә шулай ук Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләренә лаек булучыларны, төрле тармакларның хезмәт алдынгыларын, шәһәр һәм район тормышындагы проблемаларны хәл иткәндә даими ярдәм күрсәтүче предприятиеләр җитәкчеләрен, йортлар өлкәннәрен дә котладылар. Бөтен баулылыларны һәм бәйрәм кунакларан тәбрикләгәннән соң, район башлыгы Альберт Хәбибуллин аграр секторга зур ярдәм күрсәткән өчен республика һәм "Татнефть" берләшмәсе җитәкчеләренә рәхмәт белдерде.

Татарстан Республикасы президенты һәм җитәкчелеге исеменнән баулылыларны ТР премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов котлады. Ул шулай ук бу көнне Баулы шәһәрендәге "Рябинка" балалар бакчасында булды һәм әлеге мәктәпкәчә тәрбия учреждениесенә бүләк тапшырды.

Бәйрәм мәйданы районыбызда төрле милләт вәкилләренең дуслыкта һәм татулыкта тыныч һәм матур яшәвен чагылдырган җырлы-биюле музыкаль композиция белән дәвам итте. Ә мәйданның төрле почмакларында татар халкының милли бәйрәменең төп уеннары башланды. Чүлмәк вату, көянтә-чиләк белән су ташу, капчык белән сугышу, баганага һәм авыш колгага менү кебек традицион һәм турникта мөмкин кадәр озаграк эленеп тору сыман бәйрәм программасына кертелгән яңа уеннарда да бәйрәмгә килүчеләр бик теләп катнашты.

Сабан туе программасының иң төп бәйгеләренең берсе - милли көрәш. Быел бу бәйгедә катнашырга теләүчеләрнең географиясе бик киң булган. Милли көрәштә көч сынашырга күрше-тирә район һәм республика вәкилләре генә түгел, Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Әрмәнстан гражданнары да теләк белдергән. Шулай итеп, йөзгә якын кеше катнашкан бу бәйгегә халыкара статус бирергә мөмкин булыр иде. Ике келәмдә барган көрәш нәтиҗәсендә Сабан туеның иң көчле баһадирлары ачыкланды. Яшьләр арасында абсолют батыр исеменә Алексеевка авылыннан Станислав Герасимов лаек булды. Өлкәннәр арасында абсолют батыр исеме өчен көрәштә ике кеше - баулылылар Илмир Сабиров белән Михаил Маркелов чыкты. Озак кына бил алышканнан соң, җиңүгә Михаил Маркелов иреште. Ул яшьләр арасында җиңү яулаган Станислав Герасимовның көрәш буенча остазы да булып чыкты, шулай итеп көрәшчеләрнең төп бүләге - тәкәләрне иңнәренә салган остаз һәм аның укучысы Сабан туе мәйданы буйлап почёт әйләнәсен үттеләр.

Ипподромда традицион ат чабышлары булды. Аларда җирле токымлы атларда узышуда "Николашкино" җәмгыятеннән килгән Александр Ипполитов "Синди" кушаматлы аты белән беренче урынга чыкты. Чиста токымлы атлар арасында "Бәкер" крестьян-фермерлык хужалыгы данын яклаган "Шелдон" исемле атта Ленар Фиргазин беренче килде. Чабышкылар арасында "Берлек" җәмгыяте вәкиле Владислав Андрияновка тиңнәр булмады. Ат җигеп ярышу бәйгесендә дә "Берлек" җәмгыяте беренчелекне бирмәде.

Ярышлар һәм уеннар тәмам булганчы, баулылылар өчен татар эстрадасының яшь йолдызы Мөнир Рахмаев һәм автор-башкаручы Илгизәр Мортазин җырлады. Шуны да әйтергә кирәк, Мөнир Баулы Сабан туенда чыгыш ясап, үзенең җанатарлары санын күпкә арттырды бугай. Сәхнә артында аның белән фотосурәткә төшү һәм автограф алу өчен кызлар чират торды.

Сәүдә предприятиеләре, эшмәкәрләр бәйрәмгә килүчеләрнең күңелен күрер өчен үз хезмәтләрен күрсәттеләр. Гадәттәгечә, заманча авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе һәм авыл җирлекләре әзерләгән милли йорт үрнәкләре дә үзләре янына бик күп кешене җәлеп иттеләр. Мәсәлән, Удмурт Ташлысы авыл җирлеге тәкъдим иткән экспозициядә элеккеге заман удмурт йорты янында милли киемнәр киеп йон эрләп утырган Анастасия Назаренко янәшәсендә төшкән фотосурәтләр Сабан туе көнне күп кенә кешеләрнең фотальбомнарында барлыкка килгәндер.

Сабан туенда бүләкләнгән һөнәр осталарының тулы исемлеге һәм бәйрәмнән фотосурәтләрне газетабыз сайтында карый аласыз:http://www.bavly-tat.ru/ru/gallery/category/17--2012

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев