Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хезмәт базарында хәл тотрыклы

Баулы районында эшсезлек дәрәҗәсе 2 процент тәшкил итә.

Мәшгульлек үзәгеннән алган мәгълүматларга караганда, 2012 елның җиде аенда мәшгульлек үзәгенә эш эзләп 855 кеше мөрәҗәгать иткән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 48 процентка кимрәк. Әлеге чорда 475 кеше эшкә урнаштырылган: 298 мәшгуль булмаган баулылы һәм җәйге каникулларда вакытлыча эшкә - 177 яшүсмер. Һөнәр үзләштерүгә 71 кеше юлланган, 208 кеше җәмәгать эшләренә җибәрелгән, 16 кеше үзмәшгульлек программасыннан файдаланган. Эш базарындагы киеренкелекне җәмәгать эшләре, вакытлы эшләр ярдәмендә киметкәннәр.
Әлеге вакытта Баулы районында 395 эшсез исәпләнә (узган елны 425 кеше), аларның 47 проценты - авыл кешеләре, 42 проценты - эштән үз теләкләре белән киткәннәр.
Мәшгульлек үзәгендә агымдагы ай башында 155 вакансия турында мәгълүмат булган. Баулы районында бүген машина йөртүчеләр, табиблар, икътисадчылар, инженерлар, сатучылар, эретеп ябыштыручылар, слесарьларга ихтыяҗ аеруча зур. Шулай ук менеджер, комбайнчы, тракторчы, шеф-пешекчеләргә дә ихтыяҗ бар. Күп кенә эш эзләүчеләр буш вакансияләргә белгечлекләре туры килмәве, хезмәт хакы түбән яки хезмәт бирүчеләрнең таләпләре югары булуы сәбәпле урнаша алмый.
Агымдагы айда 395 кеше эшсезлек буенча пособие ала, аның минималь күләме - 850 сум, максималь күләме 4900 сум тәшкил итә.
Быелдан республикада "Электрон эш белән тәэмин итүче" проекты тормышка ашырыла башлады. Мәшгульлек үзәгендә хәбәр итүләренчә, аңа безнең районыбызда бүгенге көндә 21 эш бирүче кушылырга әзер. Электрон хезмәтләр күрсәтү кысаларында эш бирүчеләр мәшгульлек үзәгенә килмичә дә эш эзләүчеләр исемлеге белән танышып, кешене әңгәмәгә чакыра яки претендент туры киләме-юкмы икәнлеген электрон рәвештә хәбәр итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев