Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Фитыр - зәкятнең бер төре. Рамазан ае ахырында ураза гаета намазы укылганчы бирелергә тиешле сәдака. Әгәр алданрак бирелсә - гөнаһ юк.

Фитырны күпме күләмдә бирергә? ТР Диния нәзарәте белдергәнчә, быел фитыр сәдаканың иң аз күләме 50 сум (бөртеклеләр бәясеннән чыгып санаганда); 100 сум (финики бәясеннән чыгып санаганда); 300 сум (йөзем бәясеннән чыгып санаганда). Кемнәр фитыр сәдака бирергә тиеш? Фитыр зәкяте бирүнең мәҗбүри булуына дәлил: Ибн Габбас тарафыннан җиткерелгән хәдистә аңлатыла: "Мөхәммәд...

Фитырны күпме күләмдә бирергә?

ТР Диния нәзарәте белдергәнчә, быел фитыр сәдаканың иң аз күләме 50 сум (бөртеклеләр бәясеннән чыгып санаганда); 100 сум (финики бәясеннән чыгып санаганда); 300 сум (йөзем бәясеннән чыгып санаганда).

Кемнәр фитыр сәдака бирергә тиеш?

Фитыр зәкяте бирүнең мәҗбүри булуына дәлил: Ибн Габбас тарафыннан җиткерелгән хәдистә аңлатыла: "Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) түләүне ураза тотучыларның үзләре тарафыннан әйтелгән артык сүзләрдән, дорфалыклардан арындыру һәм шулай ук мохтаҗларны туендыру (хәсрәтен уртаклашу, ярдәм итү) өчен Фитыр зәкятен фарыз иткән".

Икенче хәдистә Ибн Гомәрнең болай диюе хакында хәбәр ителә: "Аллаһының илчесе, Аллаһ аңа хәер-догасын иңдерсен, Ураза гаете көнне, бәйрәм намазына чыгар алдыннан, мөселман булган һәркемгә - колга һәм ирекле кешегә, ирләргә һәм хатын-кызларга, олысына һәм кечесенә - бер "са" финик яки арпа күләмендә садака өләшүне фарыз итә". (Әл-Бохари хәбәр итә).

Һәр мөселман фитыр сәдакасы бирергә бурычлы. Аллага шөкер, бүгенге көндә күпләребез бу сәдаканы бирерлек мөлкәткә ия.

Кемнәргә бирелә?

Зәкят һәм гошер кебек үк мохтаҗларга, херчеләргә бирелә.

Фитыр сәдакасы алгач укыла торган торган дога:

Бимилләһир-раһмәнир-раһим.

Әллаһүммә тәкаббәл фитратәһү үәсиямәһү үәстәҗибү догаәһү үәгфир зүнүбәһү үә әккид имәнәһә үә әксыйр үмүәләһү үә үәффикһү галә хәйри мәкасыйдаһ.

Әй Аллаһы, (бирүченең) фитыр сәдакасын вә узасын кабул кыл, догасын кабул кыл һәм гонаһларын гафу кыл, вә дәхи аның иманын куатле кыл һә аның малларын арттыр, һә дәхи аны хәерле максатларына ирештер.

http://old.intertat.ru/rus/index.php?option=com_content&view=article&id=3061:-50-&catid=137:2010-12-02-10-51-11&Itemid=539

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев