Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эш вакытында намаз

Татьяна Петлина "Хезмәткә дан" газетасына адреслаган хатында четерекле теманы күтәрә:

"Мин тормышымның күпчелек өлешен Төньякта үткәрдем. Бәлки, шуңа күрәдер, мине җирле кешеләрнең үз хезмәт бурычларына мөнәсәбәтләре гаҗәпкә калдыра: кайбер дәүләт учреждениеләрендә чәй эчү, башкарма хакимият хезмәткәрләренең кешеләрнең гаризаларына билгеләнгән срокта җавап бирергә теләмәүләре, билгеле бер эш башкарылсын өчен, хезмәт җитәкчесенә ун тапкыр бару... Әлеге пунктларның һәрберсе буенча минем үз мисалларым бар.
Ләкин бер факт мине бөтенләй борчуга салды. Оныгым универсаль спорт залында шөгыльләнә. Көндез дәресләр өчен түләргә барган идем. Кассада бернинди белдерү дә юк, кассир үзе дә күренми. 20 минутлап көттем, ләкин кассирның намаз укырга киткәнлеге ачыкланды. Бу хәл ноябрь аенда булды.
16 декабрьдә дәресләргә түләү өчен кичен килдем, тагын шул ук күренеш: касса бикле, кассир намаз укый...
Мин дингә каршы түгел, ләкин мин хезмәт бурычларының тиешенчә үтәлүе яклы. Акча түләргә тагын бер тапкыр барырга туры киләчәк, ләкин бер дә барасым килми".
Бу хат төрле фикерләр тудыра. Бер яктан караганда, безнең илдә һәркемнең дини йолаларга хокукы бар. Ә икенче яктан караганда, бер кешенең үз хокукларын үтәве икенче кешенең хокукларын бозарга тиеш түгел. Безне беркем дә законнарны үтәү бурычыннан азат итми. Аерым алганда, РФ Хезмәт кодексы. Теләсә-кайсы оешмада эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләре билгеләнгән, анда эшнең кайчан башлануы һәм тәмамлануы ачык язылган. Эш вакытын исәпкә алу буенча табель алып барыла, аның нигезендә хезмәт хакы исәпләнелә.
Теләк булганда, теләсә кайсы очрактан чыгу юлын табып була. Әгәр дә кассир вазифасында алыштыргысыз кеше эшли икән, ул чагында, һич югы, тәнәфесләрнең кайчан билгеләнүе турында язарга кирәк. Ахыр чиктә, без бит медицина кабинетларындагы даими "җилләтүләргә" тыныч карыйбыз. Өстәвенә, әлеге "җилләтүләр" һәм кварцлаулар" дәүләт поликлиникаларында, шәхси клиникалардан аермалы буларак, эш вакытында үткәрелә. Ә санитария нормалары барысы өчен дә бер үк.
"Хезмәткә дан" газетасы үтенече буенча, әлеге хәлгә 3нче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Равил Мөхәммәтҗанов җавап бирде:
- Алмаш дежурлык администраторы белән бу хакта әңгәмә үткәрелде, чөнки кул астында эшләүчеләргә күзәтчелек итү бурычы аның хезмәт бурычларына керә. Киләчәктә әлеге юнәлештә эшләячәкбез, - диде ул.
Редакция Баулы районы имам-мөхтәсибе урынбасары Әнвәр хәзрәт Хәмитовка да мөрәҗәгать итте. Ул болай дип җавап бирде:
- Әгәр дә кеше эшкә урнашкан вакытта намаз укыган яисә укый башлаган икән, ул бу хакта җитәкчесен кисәтергә тиеш. Хезмәткәрнең намаз укырга эштән бүленүе шуның белән бәйле. Бу вакытка аны алыштыручы кеше табылса, яхшы. Эш вакытында фарз-намазлар гына укырга (мәҗбүри өлеш) рөхсәт ителә. Андый хезмәткәрләргә карата уңай мөнәсәбәт күрсәтелсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев