Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ерткычлардан ким түгел

Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең "Дальний" полициясе хезмәткәрләре эшләгән җинаять массакүләм мәгълүмат чараларында зур ыгы-зыгы тудырды. Билгеле булганча, 10 март көнне шәһәр хастаханәсенә әлеге полиция бүлегеннән туры эчәге зарарланган 52 яшьлек Казан кешесе Сергей Назаров китерелә. Хирургларның ашыгыч ярдәменнән соң, бу ир-ат реанимация бүлегенә күчерелә, ләкин берничә сәгатьтән...

Николай, 57 яшь:
- Бу коточкыч хәл. Нигездә яшьләр шулай оятсызлана. Полициягә эләккән кешеләр андагы хәлләр турында шаккатып сөйлиләр. Бездә элек Володя абый участковый булып эшләде, ул мондый хәлгә бервакытта да юл куймас иде. Аны чын-чынлап хөрмәт итәләр иде. Полициядә нәкъ менә шундый кешеләр эшләргә тиеш, чөнки полициядән башка тормышны күз алдына да китереп булмый. Элек ниндидер идеология, пионер, комсомол оешмалары бар иде, социалистик ярышлар оештырылды, ә хәзер - рухи бушлык.
Валентина, 61 яшь:
- Менә хәзер Казанда "чистарту" эшенә керештеләр, минем фикеремчә, полициянең барлык бүлекчәләрендә дә менә шундый тикшерүләр үткәрергә кирәк. Әллә бездә шундый хәлләр килеп чыкмас, дип уйлыйсызмы? Боларның барысы да контроль җитмәү нәтиҗәсе. Мин аларга кемдер аттестация үткәргәндер дип уйламыйм, аларны, боерык нигезендә, милициядән полициягә күчергәннәр дә куйганнар.
Марат, 29 яшь:
- Аларга власть бирелгән, шуңа күрә теләсә нәрсә кыланалар. Гаишникларны гына алыгыз, алар әллә яхшыракмы? Автомашина каешларын эләктермиләр, руль артында телефоннан сөйләшәләр, дөрес йөрү үрнәге күрсәтәсе урында, кайда теләсәләр, шунда туктыйлар.
Фәния, 56 яшь:
- Мондый тәртипсезлек полициядә эшләүче ир-атларга гына түгел, башкаларга да хас. Алар үзләрен һәркайда хуҗа итеп тоялар. Балаларны урлыйлар, хатын-кызларны мыскыл итәләр. Гаиләдә җәберләү дә сирәк күренеш түгел. Хәзер ир-атлар чынлап та кансызланды.
Равил, 45 яшь:
- Мондый хәлләр бөтен җирдә дә бар. Баулыда мондый ерткычлыклар кылынуы турында әлегә ишеткәнем юк, ләкин Әлмәттә, Бөгелмәдә һәм башка шәһәрләрдә булуы турында сүзләр, хәбәрләр колакка чалынгалады. Мондый тискәре күренешләр гомер-гомергә булган, совет чорында алар азрак булган һәм халыкка белгертелмәгән. Ә хәзер бернинди чикләр дә юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев