Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Еллар аны картайтмый

Баулыда Әнәс Галимовны белмәгән кеше юктыр. Кемгәдер ул тешләрен дәвалаган, кайберәүләр аңа сәламәтлекне саклауга кагылышлы мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать иткәндер. Бүген бу кеше иң катлаулы һәм мөһим тармакларның берсен җитәкли, ул - Баулы район үзәк хастаханәсенең баш табибы. Шушы көннәрдә Әнәс Зиннурович үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Әнәс Галимов Актаныш районының Чәчер авылында туып-үсә. Тормышның беренче сабакларын әтисеннән ала, кызганычка каршы, ул якты дөньядан иртә китеп бара, сигез баланы тәрбияләүнең бөтен авырлыгы әнисе иңнәренә төшә. Балаларның өчесе иң кирәкле һәм игелекле табиб һөнәрен сайлыйлар. Кечеләре Әнәс һәм Азат теш табиблары булып китәләр. Институтны тәмамлаганнан соң, Әнәс Зиннуровичны Башкортстан Республикасының Фёдоровка район хастаханәсенә эшкә билгелиләр. Язмыш аны биредә булачак тормыш юлдашы Гөлсем Әхмәдулла кызы белән очраштыра.
1982 елда, кече энесе Азатның чакыруы буенча, яшь гаилә Баулыга күчеп килә. Әнәс Зиннурович "Иволга" санаторий-профилакториесенә эшкә урнаша. 1988 елда ул республикада беренчеләрдән булып теш протезлау буенча шәхси кооператив оештыруга батырчылык итә, сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтеп, клиентларын арттыра бара. Әнәс Галимов язмыштан бүләк көтеп яшәми, ул һәрчак алга омтыла, рухи ныклык, тәвәккәллек һәм максатчанлык - аның холкына хас төп сыйфатлар.
Аның оештыру сәләтен күреп, район җитәкчелеге Әнәс Галимовка авыл эшчәннәренә хезмәт күрсәтүче "Березка" санаторий-профилакториесен җитәкләргә тәкъдим итә. Ул эшләгән елларда әлеге савыктыру-дәвалау учреждениесе реабилитация үзәгенә әверелә, тышкы кыяфәтен тулысынча үзгәртә, анда хезмәт күрсәтү сыйфаты яхшыра, учреждение республикада иң алдынгылар сафына баса.
2005 елда Әнәс Галимовның хезмәт эшчәнлегендә яңа борылыш була - аны район үзәк хастаханәсенең баш табибы итеп билгелиләр. Эшнең беренче көннәреннән үк Әнәс Зиннурович халыкка медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын яхшыртуга, район медицина учреждениеләренең матди-техник базаларын яңартуга, медицина җиһазларын модернизацияләүгә, яшь кадрларны җәлеп итүгә җитди игътибар бирә.
Әнәс Зиннурович җаваплы һәм максатчан җитәкче генә түгел, ә яхшы гаилә башлыгы да. Алар тормыш иптәше Гөлсем белән 30 ел бергә гомер кичереп, ике кыз - Резеда һәм Рамиләне тәрбияләп үстергәннәр. Өлкән кызлары КГУның юридик факультетын тәмамлаган, Казан шәһәренең Вахитов районы судында судья ярдәмчесе булып эшли. Тормыш иптәше белән уллары Ризванны тәрбиялиләр. Кече кызлары быел КФУ составына кертелгән Дәүләт идарәсе академиясендә белем ала. Азат Зиннурович кызлары өчен җан ата, ә оныгын аеруча нык ярата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев