Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Борынгы китаплар белемлерәк итә

Туган як музеенда славян язмалары декадасы үткәрелде.

Музейга йөрүчеләр декада барышында славян мәдәнияте белән якыннан таныша алдылар. Укучылар өчен музей хезмәткәрләре славян язмалары тарихы турында кызыклы программа әзерләгәннәр иде.
863 елда абыйлы-энеле Кирилл һәм Мефодий славян әлифбасын төзегәннәр. Әлеге вакыйганың әһәмияте бәяләп бетергесез. Серафим Саровский чиркәве настоятеле Игорь атакай бертуган Кирилл һәм Мефодийның тормышы турында сөйләде. Бөек славян мәгърифәтчеләренең рольләрен башкарган якшәмбе мәктәбе укучылары ерак гасырларда калган шул вакыйгаларны гәүдәләндерделәр. Сәнгать мәктәбе укучылары халык уен коралларында башкарган музыка әсәрләре милли рус рухын тоярга ярдәм итте.
Игорь атакай экспозициягә урнаштырылган борынгы китаплар турында сөйләде. Болар - 19 гасыр башында басылган "Апостол" һәм Библия, псалтырьлар һәм башкалар. Күргәзмәгә удмурт телендә 18 гасырда басылган "Евангелие", немец, чуваш, грек телләрендә дини китаплар куелган.
Игорь атакай киләсе уку елы башыннан мәктәпләрдә дини мәдәниятләр нигезләре укытыла башлаячагы турында сөйләде. Күп кенә укучылар һәм ата-аналар моңа шикләнеп карыйлар. Әлеге экспозиция, Игорь атакай фикеренчә, аларның дин өлкәсендәге белемнәрен арттыруга булышачак.
Туган якны өйрәнүчеләр клубы җитәкчесе Виталий Козлов үз чыгышында безнең районда төрле дини конфессияләр вәкилләренең дус яшәүләренә басым ясады. Безнең районда төрле дин вәкилләренең бер-берсенә хөрмәт белән караулары турында ышаныч белән әйтергә нигез бар. Бу ике дин әһелләренең дә уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Әлеге чарада шулай ук Бөгелмә туган як музее хезмәткәрләре дә катнаштылар. Ике музей арасында тыгыз элемтә урнашкан. Музей директоры Наталья Несынова әлеге чарага югары бәя бирде. Ул барлык дин әһелләре белән дә һәрчак уртак тел табып булмавы турында белдерде һәм Игорь атакайга, теләктәшлек белдергәне һәм музей белән хезмәттәшлек иткәне өчен, рәхмәт әйтте. Бу инде икенче уртак күргәзмә. Узган ел Пасха бәйрәме көннәрендә православие иконалары күргәзмәсе үткәрелгән иде. Музей хезмәткәрләренең планында Коръән тарихына багышланган экспозиция әзерләү дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев