Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Биегән кеше - яшь кеше

"Примавера" хореография коллективының М.Җәлил исемендәге мәдәният йортында узган концертында яшь биючеләр, аларның әти-әниләре һәм җитәкчеләре узган сезонга йомгак ясап, яңасын ачтылар.

Матур костюмнар кигән балалар белән шыгрым тулы гримеркада әниләр сөйкемле "курчакларының" тыңлаусыз бантларын бәйләп һәм ялт итеп чистартылган туфлиләр кигән нәни джентельменнарның фетр эшләпәләре читләрен төзәткәләп мәш киләләр. Пәрдә артындагы шау-гөр килеп торучы күңелле дөньяга күз салдым да уйлап куйдым: нинди бәхетлеләр алар! Балалар да, ата-аналар да. Яшь биючеләргә берничә минуттан дистәләгән тамашачы соклану хисләрен белдерәчәк, көчле алкышлар бүләк итәчәк. Әти-әниләрнең күңелләрендә гомер буе яшәп килгән яшерен хыялларны исә бүген балалары тормышка ашыра.
Бәлки, без, өлкәннәр, гаҗәеп соклану һәм риясыз сөенү хисләре белән иртәрәк хушлашканбыздыр? Балаларның ихлас сөенүләренә генә карыйк: "Примавера" бию рейсында үзен чын очучы итеп тоючы кечкенә малайның күзләре шатлыктан балкый, ә нәни кыз - үзен иң яхшы стюардесса итеп тоя.
"Примавера" хореография коллективы М.Җәлил исемендәге мәдәният йортында быелгы сезон башында барлыкка килде. Шул көннәрдән шәһәр мәдәният йорты фойесы балаларның шат авазларына һәм нәни биючеләрнең үкчәләренең ритмлы "көенә" күмелде. Бу әле яңа коллективның беренче адымнары гына булса да, аның җитәкчеләренең планнары, иҗат амбицияләре югарыга омтылган.
Тамаша залына әйләнеп кайтыйк. Музыка яңгырый, зал, могҗиза көтеп, тын кала. Мондый могҗизаны кул белән тотып карап булмый, әмма күрергә һәм ишетергә мөмкин. Ул безне көләргә дә, еларга да мәҗбүр итә. Аның үз җаны һәм йөрәге бар, һәм бу могҗиза сәхнәдә туа, ә исеме аның - бию. Әйдәгез, гади кешенең биючедән нәрсә белән аерылуы турында уйлап карыйк. Биючедән күзне алып булмый, чөнки аңарда энергия сизелә, аның сыны төз, кулбашлары туры, карашы кыю. Бал биюләре белән шөгыльләнүче малай яисә яшүсмер егет кызлар алдында каушап калмый. Ул аның белән ничек аралашырга, аны ни рәвешле биюгә чакырырга икәнлеген яхшы белә. Бал биюләре белән мавыккан кыз - кечкенә принцесса кебек. Ул горур һәм үзен патшабикәләрдәй тота белә. Алар икесе дә сок-лангыч.
"Примавера" хорео-графия коллективы җитәкчеләре Олеся һәм Роман Ткачевлар яңа сезон ачылуга багышланган концертларын нәкъ менә "Выглядишь на сто" дип аталган бию белән ачып җибәрделәр. Программаның иң күңелле мизгелләренең берсе әле өченче айларын гына бию белән шөгыльләнүче иң нәни биючеләрне "биючеләр дөньясына" кабул итү булды. Аларга "музыка ишетелүгә үк, ару-талуны белмичә бии башлау өчен, ботка ашаячакбыз" дип шаян ант әйтергә туры килде, ә "Примавера"ның чыгарылыш укучылары, үз чиратларында, нәниләргә эстафетаны тапшырып, аларга шаян медальчекләр һәм киносеанска чакыру билетлары бүләк иттеләр.
Концерт барышында залда утыручы тамашачыларның да күңелләрендә минекенә охшаш хисләр тугандыр. Биредә соклану, бердәмлек хисләре, бәхетле балачак тантана иткәндәй булды. Бию - җанның һәм тәннең мәңге яшь калуы сере нәкъ менә шушыдыр, бәлки? Әйе, бик мөмкин. Минем фикеремчә, әлеге яшьлек рецептын татып карау беркайчан да һәм беркемгә дә комачауламас. Яшь чагыңда биеп кал! Юк... Биегән кеше - яшь кеше!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев