Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Берләштерүче Корбан гаете

Корбан - бүтән бәйрәмнәр ише генә түгел шул, аны каршылау гына да күңелдә үзгә хисләр уята, дип уйладым, тәрәзәдән күршеләрнең чалу өчен сатып алган зур гына бер сарыкны сарайларына кертеп баруларын күргәч. Хәер, ул көнне иркенләп карап торырга вакыт булмады - иртәгә Корбан гаете дигән көнне өйдә тәртип урнаштырып, бәйрәмгә...

- Безнең өчен башка бәйрәмнәр бәйрәм кебек тә түгел инде, гади бер көн кебек хәзер, - дип әйтеп алдылар Баулы кунаклары - ирле-хатынлы Төхвәтуллиннар, "Өмет" мәчете янында корбан чалу йоласы башланганын көтеп торганда. Алар бирегә, кызлары килен булып төшкән Баулыга, ел да шулай корбан чалырга, балалары, тормышлары иминлеге хакына бу фарыз гамәлне башкарырга киләләр икән. Кышкы җил ыжгырып торган ул җирдә алар гына түгел, башкалар да бар иде, иртәнге бәйрәм намазы тәмамлангач, корбанлыкларын алып килүчеләр артканнан-артты. Шәһәр мәчетләрендә дә халык шактый җыелды.
"Гали" мәчетендә булганда бәйрәмнең тагын бер үзенчәлеге күзгә ташланды. Бу көнне гадәти тормышта безгә җитеп бетмәгән бердәмлек рухы барлыкка килә - таныш булмаганнарга да туганнарыңадай сәлам бирү, тәбрикләү, хәл белү... Шулай ук ниндидер бер эчке тантана, җылылык хисе кичерү, сафланасы килү теләге - дини бәйрәмнең аерылгысыз бер өлеше.
"Гали" мәчетендә хатын-кызларны гарәп графикасына өйрәтүче Фәүзия апа Кәримова да шуны раслый:
- Бу бәйрәмнәр - туганнарың, күршеләрең белән якынлашу көннәре. Күңелләр нечкәрә, күбрәк изгелек телисең, телеңдә дә, йөрәгеңдә дә гел яхшылык.
Хатын-кызлар бу көнне изге йортта санаулы гына. Матур гадәт буенча, алар ирләре, уллары мәчеттән кайтканын өйдә пешеренеп, кунаклар килүенә әзерләнеп көтәләр, күрше-күлән белән сыйланышалар.
"Гали" мәчетенә иртәнге намазга җыелган ирләр исә район имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәтнең чыгышын, бәйрәм вәгазен тыңладылар. Сүз, корбан чалу шартларыннан тыш, Аллаһыга илтүче юллар турында барды. Гаилә җепләре таркалу, аталарның үз балаларын тәрбиялиселәре килмәү, аларга битараф булулары бүгенге көннең җитди бер проблемасы буларак телгә алынды. Шул ук вакытта хәзрәт бу иртәне балаларын мәчеткә алып килгән, ниндидер бәйрәм бүләге белән сөендергән ата-аналарга рәхмәтен белдерде. Баулылыларны шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Р. Хәмидуллин котлады.
Бу бәйрәмнең башкаларыннан аермасы тагын шунда - ул безне асылыбызга алып кайта. Ислам - борынгыдан бабаларыбызның тормыш нигезе булган. Ихластан рухи чистарынуга омтылу безне алар белән бәйли, чөнки карт әбиләрем дә гасырлар дәвамында шулай мәчеттән ирләрен көткәннәр бит, бабайларым дога кылып корбан чалган...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев