Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бер күрешү – бер гомер

"Нефтьче" стадионында физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең традицион кече Сабан туе булды.

Кояшлы матур көн, яшел хәтфә үлән, халык көйләре, флажоклар, таныш-белешләрнең һәм дусларның елмаюлы йөзләре. Сабан туе бәйрәменә тагын нәрсә кирәк? Яраткан милли бәйрәмебезнең барлык атрибутлары бу көнне "Нефтьче" стадионына җәлеп итеп тора иде. Бәйрәмдә катнашучылар, кемдер мөстәкыйль рәвештә, кемдер озатучы белән, мәйданга җыелдылар.
Мария Захаровага быел 80 яшь тулган. Ул инде 20 ел инвалидлыкта, ел саен бәйрәмгә бик теләп килүен әйтте. Интервью биргән вакытта, барлык конкурсларда да катнашырга өлгерә алмавына бик борчылды.
Наилә Мифтахова бәйрәм сәбәпле фатирыннан чыгуына бик шат булуын белдерде:
- Нинди матур көн, кояш, саф һава! Миңа беренче каттан коляска белән төшү бик зур проблема булса да, бәйрәмгә килдем, такси белән. Танышларны очратам, сөйләшеп туя алмыйбыз. Без бит көндәлек тормышта дүрт стена арасында телевизорга текәлеп утырабыз. Ә монда саф һава, кешеләр белән аралашу.
Район инвалидлар җәмгыяте рәисе Хаҗәрия Мортазина да шул ук фикердә:
- Җәмгыять әгъзаларына нинди дә булса йомышым төшеп шалтыратсам, әйтергә теләгән фикеремне җиткерергә дә ирек бирмиләр, сөйлиләр дә сөйлиләр.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Хәмидуллин Сабан туенда катнашучыларны бәйрәм белән котлады һәм җәмгыять әгъзалары Гөлсинә Фәхретдинова белән Валентина Килячковага, җәмгыять тормышында актив катнашканнары өчен, район башлыгы исеменнән рәхмәт хатлары тапшырды. Инвалидлар оешмасы үзенең юбилярларын акчалата бүләкләр белән котлады. Башка еллардагы кебек үк, бәйрәмдә ярышлар үткәрелде, призлар бирелде. Теләгән һәркем традицион уеннарда көч сынашты, сәхнәдә баянчы аккомпанементы астында җырлады, күңел ачты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев